Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресләре.
Үткән материалны сис-мага салу, гомумиләштереп кабатлау максаты бн үткәрелә, ул дәресләрдә алган белемне укучыларның хәтерләрендә ныгытырга, аларга тагын да күбрәк гамәли күнекмәләр бирергә ярд.итә. Берничә төрле була ала:
-башлангыч сыйн.үткәннәрне 5сыйныфта кабатлау-искә төшерү
-тема яки бүлекне үтеп бетергәннән соң системалаштырып кабатлау д.-бу тип дәресләрдә тагын да катлаулырак биремнәрне үтшргә мөмкиннәр.Укучыларның кабатлана торган теманы яхшы үзләштереп калулары бн бергә,ан гамәлдә файдалана белергә күнектерү һәм аларның сөйләүһәм язу телен үстерү дә игътибар үзәгендә торырга тиеш.
-чирек һәм ел азагында гомумиләштереп кабатлау, системага салу д. – берничә ай яки ярты ел,яисәуку елы буена үткәннәрне кабатларга,системалаштырырга яки гомумиләтереп йокларга кирәк. Укучылар алдына танып белү бурычы куела,аларның мөст.эшчәнлекләрен активлаштыруга һәм иҗади эшләргә зур урын бирелә. Дәрестән тыш бәйләп тә,үткәннәрне кабатларга,системалаштырырга мөмкин:тел түгәрәкләре яки тематик конфер.,обзор лекцияләр һ.б.үткәрергә, күргәзмәләр оштырырга мөмкин.
25. Татар теле дәресләрендә проектлар методын файдалану.
Проектлар методы. Укучылар актив рәвештә уйлау-фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Проблемалы ситуация булдыру проектның нигезен тәшкил итә. Бу метод педагогикадан күптәннән кулланыла. 20 г. башында Америкада В.Клипатрик уйлап таба.Безнең илгә 1931 елларда кергән, тик 1990 елларда гына активлаша башлый.
Проектлар методының максатлары:
-дәрестә алган белемнәрне гамәлдә кулланырга мөмкинчелек бирә;
-бәйләнешле сөйләмне камилләштерә;
26. Татар мәктәпләре өчен төзелгән гамәлдәге татар теле дәреслекләре.
Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нче сыйныфы өчен Ф.Ю.Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р. Сәйфетдинов авторлар коллективы тарафыннан эшләнгән “Татар теле” дәреслеге. “Татарстан” китап нәшриятында 2015 нче елда басылып чыккан. Әлеге дәреслек Татарстан республикасы Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган программага нигезләнеп эшләнгән.
Дәреслекне төзүчеләрнең берсе Йосыпов Фәрит Йосып улы. Ул - тел белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1999), Халыкара төрек лингвистика җәмгыяте әгъза-корреспонденты (Төркия, Әнкара, 2000) .
Йосыпов Фәрит Йосып улы, 1939 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Олы Карагуҗа авылында туа. 1956 елда Яшел Үзән районының Олы Карагуҗа урта мәктәбен тәмамлый, 1956-1961 елларда КДУның (КГУ) тарих-филология факультетында укый, 1961-1962 елларда – Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының «Кызыл Байрак» район газетасының җаваплы сәркатибе, 1962-1972 елларда – СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы фәнни хезмәткәре. 1974-1984 елларда-Алабуга педагогика институтының чит телләр факультеты деканы, 1984-1995 елларда – РСФСР мәгариф министрлыгының милли мәктәпләр институтының татар филиалы директоры, 1995 елдан – Казан дәүләт университетының татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы профессоры.
1972 елда КДУда (КГУ) «Көньяк Урал һәм Урал татар сөйләшүләре» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Фәнни җитәкче - Н. Б. Борһанова 1989 елда Казахстан Фәннәр Академиясенең тел белеме институтында «Татарский глагол в ареальном освещении» дигән докторлык диссертациясе яклый. Фәнни консультант - Э.Р. Тенишев.
Төп хезмәтләре:
1. Рус телле укучылар өчен татар әлифбасы. — Казан: Мәгариф, 1993; 1998. — 111 с.
2. Татар теле: рус телле укучылар өчен дәреслек. 2 кл — - Казан: Мәгариф, 1993; 1998.— 238 с. 3. т.т1998.— 270 с. 4. 1993; 1999. 2007 ел.
5. Рус телле башлангыч сыйныф укучылары өчен лексик минимум. — Казан: Мәгариф, 2000. — 167 с.
Хөкүмәт бүләкләре бар: «чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале (1958), «хезмәт батырлыгы өчен» медале (1976), «хезмәт ветераны» (1998), Ушинский ордены медале (1989),» Казанның 1000 еллыгы истәлегенә «медале (2005),» Кама автомобиль заводының Бөтенсоюз төзелеше ударнигы «(1982).), "РСФСР мәгариф отличнигы «(1988),» СССР мәгариф отличнигы" (1988), Курган өлкәсе губернаторының Рәхмәт хаты (2007). РФ һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Чулпан Мөхәррәм кызы Харисова - Ул - тел галиме, профессор, педагогика фәннәре докторы , Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы, Каюм Насыйри премиясе лауреаты .
1953 елның 17 мартында Татарстан АССР Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган. «Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган (1975). Алман, инглиз телләрен камил белә. «Рус мәктәбендә татарча әйтелешкә өйрәтүнең теориясе һәм практикасы» (рус. Теория и практика обучения татарскому произношению в русской школе) темасына педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклаган (2002).
Гыйльми эзләнүләр өлкәсе:
· Югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә татар телен укытуның теориясе һәм практикасы.
· Хәзерге татар теленең сүз ясалышы һәм морфологиясенә караган проблемалар.
· Татар телен башка милләт вәкилләренә (аеруча урыс балаларына) өйрәтү проблемалары.
· Урыс телендә белем бирү оешмаларында татарча әйтелешкә өйрәтүнең лингводидактик аспекты.
Әлеге проблемаларга багышланган 350 фәнни хезмәт авторы (шуларның йөзе монография, программа, сүзлек, мультимедиа чарасы, дәреслек, кулланма).