Бүгенге көн программалары, эчтәлеге, төзелеше, аларга куелган таләпләр.

«Россия Федерациясендә Мәгариф турында» Федераль Законының «Уку-укыту программалары» дип исемләнгән 12 нче маддәсе (5,7 нче пунктлар) нигезендә:

5 п. Әгәр гамәлдәге федераль закон тарафыннан башкача билгеләнмәгән булса, уку-укыту программалары уку-укыту эшчәнлеген гамәлгә куючы оешма тарафыннан мөстәкыйль рәвештә әзерләнә һәм раслана.

7 п. Уку-укыту эшчәнлеген дәүләт аккредитациясенә ия бул-ган уку-укыту программалары нигезендә гамәлгә куючы оешмалар (югары белем бирүче оешмалар тарафыннан мөстәкыйль расланган белем стандартлары нигезендә гамәлгә ашырылучы уку-укыту программаларыннан кала) уку-укыту программаларын федераль дәүләт стандартларын һәм алар нигезендә эшләнгән якынча төп уку-укыту программаларын искә алып төзиләр.

Якынча программа белем бирү стандартларында каралган предмет темаларының эчтәлеген конкретлаштыра, курсның бүлекләре буенча якынча уку сәгатьләрен билгели, укучыларның яшь үзенчәлекләрен, белем алуның эзлекле фикер йөртүгә нигезләнгән процессын, предметара бәйләнешләрне исәпкә алып өйрәнелә торган темаларны, бүлекләрне билгеле бер тәртиптә өйрәнүне тәкъдим итә. Татар теленнән якынча программалар Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган. Якынча программалар нигезендә автор программалары, дәреслекләр төзелә. Федераль дәүләт белем стандартлары таләпләренә туры китереп төзелгән төп уку-укыту программалары (п.18.2.2) түбәндәге өлешләрне үз эченә ала: 1) аңлатма язуы- укытыла торган фәннең (курсның) үзенчәлеген искә алып, гомуми белем бирүнең максат-бурычлары билгеләнә; 2) укытыла торган фәнгә, курска гомуми характеристика; уку планында фәннең, курсның тоткан урыны; 3) программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр (шәхескә кагылышлы, метапредмет, уку фәненә кагылышлы нәтиҗәләр); 4) уку предметының, курсның эчтәлеге; 5) төп уку эшчәнлеге төрләрен чагылдырган тематик план; 6) укытуның матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин ителеше. Эш программалары түбәндәгеләрне искә алып төзелә:

-федераль дәүләт белем стандартлары таләпләрен;

-уку программасы эчтәлегенең мәҗбүри минимумын;

-чыгарылыш сыйныфлар алдына куелган таләпләрне;

-уку предметына һәм курсына укыту планы тарафыннан бирелгән сәгатьләрне;

- укучыларның кызыксыну дәрәҗәләрен;

-укытучы сайлаган укыту методик комплексын.

Эш программасына түбәндәге өлешләрдән тора: 1) титул бите; 2) аңлатма язуы; 3) укучыларның белемнәренә таләпләр; 4) укыту фәненең, курс программасының эчтәлеге; 5) календарь-тематик план; 6) укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары һәм формалары; 7) өстәмә белем бирү чыганаклары (әдәбият исемлеге, компьютер программалары, сайтлар һ.б.)

Предмет буенча төзелгән якынча программа эш программасы буларак кулланыла алмый, чөнки анда укыту материалла- ры темалар буенча сәгатьләп бүленмәгән. Укытучы якынча программа, автор программалары нигезендә үзенең эш программасын төзи. Предмет укытучысы, эш программасын төзегәндә, кайбер бүлекләрнең эчтәлегенә, сәгатьләр бүленешенә, андагы темаларны өйрәнү тәртибенә үзгәрешләр кертә ала. Әмма бу үзгәрешләр гомуми күләмнең 20% ыннан артмаска тиеш. Эш программасының титул бите түбәндәге мәгълүматларны үз эченә ала:

-белем бирү оешмасының тулы юридик исеме;

-эш программасының килешенүе һәм раслануы турындагы култамгалар һәм мөһер

-эш програмасының исеме;

-эш программасын гамәлгә ашыручының һәм төзүченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме;

-фән, курс өйрәнелә торган сыйныф;

-программаның төзелгән елы.

Эш программасының аңлатма язуында түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелә: -эш программасын төзегәндә кулланылган программаның (якынча программа, автор программасының) исеме, авторы, төзелгән елы;

-эш программасы үтәлешендә белем һәм күнекмәләргә куелган максатлар һәм бурычлар;

-якынча яисә автор программасы нигезендә төзелгән эш программасына кертелгән үзгәрешләр, аларга аңлатмалар;

-куелган максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыруда кулланылган УМК авторлары, исеме, нәшрияты, басылган елы (дәреслек, эш дәфтәре һ.б., РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган исемлек буенча);

-эш программасын тормышка ашыруда каралган гомуми сәгатьләр саны, шулай ук контроль эшләрнең (диктант, сүзлек диктанты, инша, изложение, тест), практик эшләрнең, проектларның, экскурсияләрнең һ.б. күләме конкрет күрсәтелә. Ел ахырында башкарыла торган контроль эшнең төре ассызыклана (имтихан булса күрсәтелә);

-якынча яисә автор программалары нигезендә җентекле календарь-тематик план төзелә. Календарь-тематик планда язылган темалар турыдан-туры китап темасының күчерелмәсе булмаска да мөмкин, әмма төп фикернең саклануы мәҗбүри. Календарь-тематик планда предмет буенча каралган минимум үтәлергә тиеш. Тематик план аның үтәлешен тәэмин итә. Сыйныф журналында язылган темалар календарь-тематик план белән туры килергә тиеш.

Уку процессын дидактик яктан тәэмин итү үз эченә түбәндәгеләрне ала:  дәреслекләр;

-рәсем характерындагы кулланма әсбаплар (терәк конспектлар, схемалар, таблицалар, диаграммалар, модельләр һәм башкалар);

-күрсәтмәләр характерындагы кулланма әсбаплар (укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыру буенча күрсәтмә һ.б.);

-укучыларның белемнәрен тикшерү буенча әсбаплар;

-төрле баскычтагы өй эшләре, иҗади эшләр;

-класстан тыш чаралар, фәнни-эзләнү, проект эшләре (реферат һәм фәни-эзләнү эшләре өчен темалар);

-дәрестән тыш уку өчен әдәбият исемлеге.

24. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, кабатлау һәм йомгаклау дәресләре.

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белергә өйрәтү укыту эшендә зур әһәмияткә ия. Укучыларның алган белемнәрен камилләштерүгә, танып белү осталыгын, күнекмәләрен ныгытуга төрле мөстәкыйль эшләр үткәреп кенә ирешеп булмый.

Яңа материалны өйрәтү дәресендә белем һәм күнекмәләрне ныгытуга урын бирелә: төрле күнегүләр эшләтелә, диктантлар яздырыла, төрле иҗади эшләр үткәрелә һ.б.

Үзләренең төзелеше буенча ныгыту дәресләре башка тип дәресләрдән нык аерыла: анда укучыларга алган белемнәрен ныгытырдай төрле күнегүләр эшләтү зур урын алып тора, укучылардан иҗади һәм мөстәкыйль эшләр эшләтелә, алардан күбрәк сорала, сөйләм үстерү эшләре белән бәйләнешле иҗади язма эшләр үткәрелә, сөйләү һәм язу телен үстерүгә аеруча игътибар ителә.

Ул дәресләрдә вакытны шартлы рәвештә түбәндгечә бүләргә мөмкин:

1) Өй эше булса, аны тикшерү-5-7 минут;

2) Укучылардан сорау-8-10 минут;

3) Белем һәм күнекмәләрне ныгыту-20-25 мин;

4) Өйгә эш бирү-2-3 минут.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресләрен мондый тәртиптә үткәрү мәҗбүри түгел. Дәреснең беренче этабында өй эшен тикшерү яки укучылардан сорау булмаска да мөмкин.

Ныгыту дәресләрендә күбрәк укучыларның уйлау сәләтен, танып белү эшчәнлекләрен һәм мөстәкыйль активлыкларын үстерә алырлык эшләр бирергә, төрле күнегүләр эшләтергә кирәк. Эш төрләрен еш алмаштырып торырга да ярамый; ул вакыт укучы бер эшне бетермичә икенчесен башларга, ашыгырга мәҗбүр була һәм бу- көткән нәтиҗәне дә бирми: өйрәнә торган грамматик яки орфографик формаларны укучы гамәлдә дөрес файдалана белергә өйрәнми.

Ныгыту дәресләре.

Укучыларга алган белемнәрен ныгытырдай төрле күнегүләр эшләтү зур урын алып тора,укучылардан иҗади һәм мөст.эшләр эшләтелә,алардан күбрәк сорала,сөйләм үстерү эшләре бн бәйләнешле иҗади язма эшләр үткәрелә,сөйләү һәм язу телен үстерүгә аеруча зур игътибар ителә.Күбрәк укучыларның уйлау сәләтләрен,танып белү эшчәнлекләрен һәм мөст.активлыкларын үстерә алырлык эшләр бирергә,төрле күнегүләр эшләргә тәкъдим ителә.