Татар теле дәресенең технологик картасы

1. Орфографиягә өйрәтүнең теоретик һәм методик нигезләре. Орфографик хаталарны кисәтү һәм төзәтү алымнары.

Авыр һәм катлаулы эшләрнең берсе булып орфографиягә өйрәтү исәпләнә. Чөнки алар үзләштерергә тиешле материалның төрлелегенә һәм күп кенә кагыйдәләрне үзләштерә алуына бәйле. Дорес язарга өйрәтү өчен төрле чорда төрле методик алымнарны: күчереп язуны яки тикшерү диктантын, яисә ирекле диктантны гына тәкъдим итүчеләр булды. Теге яки бу алымны куллану нәтиҗәсендә, укучының нинди психик сыйфатлары үсүен, аның яшь үзенчәлеген, индив үзенчәлеген искә алу, психологик якны алда тотып эш итү була. Күбрәк язма эшләр үткәрергә кирәк, ләкин язма күнегүләрнең күләмен һәм нормасын арттырырга ярамый. Метод һәм алымнарны, орфографик күнегүләрне мөмкин кадәр төрләндерү, аны иҗади эшләр бн бәйләү орф-гә өйрәткәндә уңай нәтиҗәләр бирә.

Нигездә, грамматика дәресләрендә кулланылган түбәндәге метод һәм алымнар бн эш итәбез: 1)Күчереп язу; 2)Грамматик-орфографик анализлар, 3) Диктантлар язу, 4)Орфографик-граматик уеннар, 5)Сүзлекләр бн эш, 6) Төрле күнегүләр, 7)Мөстәкыйль һәм иҗади эшләр үткәрү (изложение, сочинение, эш кәгазьләре язу) һ.б.

 

2. Өйгә эш бирү һәм анны тикшерү юллары.

Өй эше-уку-укыту процессының дәвамы булып тора һәм ул дәрестәге эшләр бн тыгыз бәйләнештә алып барыла. Һәрбер дәрестә дә өй эше бирү мәҗбүри түгел.Чагыштырмача авыррак темаларны үткәндә, материалны әле укучыларга тагын кабатларга һәм тирәнәйтергә,үзләренең гамәли эшләрендә файдалана алу күнемәләрен булдырырга кирәк булганда,өйгә эш бирелә. Язу телен үстерергә ярдәм итә алырлык иҗади эшләр бирергә тырышырга кирәк. Язма эшләрдән тыш тагын дәрестә өйрәнелгән параграфны укырга һәм телдән үти торган яки бөтен килеш сөйләп бирү кебек эшләрдә бирергә була.Өй эше укучы уңышлы үтәп килсен өчен, аның максатын һәм эшләү методикасын ачык итеп,вакытында аңлатырга,үрнәген күрсәтергә кирәк.Сочинение язырга биргәндә дә аны үтәү тәртибен, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклекне һәм нинди грамматик биремне үтәргә тиешлекләрен аңлатырга кирәк була. Өй эшен тикшерү – ул укучыларның терәк белемнәрен яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.

Өй эше өч дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

1) мәҗбүри өй эше ( репродуктив ) – сыйныфта эшләгән күнегүгә охшатып бирем үтәү; 2) ярым иҗади ( конструктив ) – дәрестә алган белем һәм күнекмәләрне яңарак шартка күчереп бирем үтәү; 3) иҗади – үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне теләсә нинди шартка күчереп, иҗади бирем үтәү .

3. Максаты һәм эчтәлеге ягыннан дәрес типлары.

Тел дәресләре үзләренең характеры буенча төрлечә оештырыла һәм шуңа карап төрле типта булалар. Максаты ягыннан татар теле дәресләре, нигездә, 5 типка бүленә: 1) яңа материалны өйрәтү дәресе, 2) материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе, 3) белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәресе, 4) катнаш дәрес (яңа материалны өйрәнү, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, гомумиләштерү, контроль), 5) белем-күнекмәләрне тикшерү, ягъни контроль дәрес.

Эчтәлеге ягыннан а) грамматика, ә) фонетика, б) орфография, в) пунктуация, г) сүз ясалышы, д) тел үстерү дәресләре була. Югарыда саналган тип дәресләр проблемалы һәм проблемасыз булырга мөмкин. Проблемасыз дәрес укучыларның белемнәрен тикшерүдән башланса, проблемалы дәрес проблемалы ситуация барлыкка китереп башлана. Проблемалы дәрес үткәргәндә, материалны укытучы үзе аңлатмый, укучылар алдына танып белү, бирелгән проблемалы сорауларга җавап табу бурычын куя, проблемалы ситуация тудыра. Проблеманы хәл итеп, үзләре яки укытучы ярдәмендә нәтиҗәгә киләләр, билгеләмә яки кагыйдә чыгаралар.

 

4. Татар телен укыту методикасының дидактик нигезләре.

Дидактика-уку-укыту теор-н өйрәнә торган фән. Принциплары:

-Фәннилек-бары тик фәнни яктан исбатл-н тел матер.гына дәреслеккә кертергә кирәк.-Күрсәтмәлелек- вакытка экономия ясый,укуч-га тел матер.истә калдырырга ярдәм итә.

-Теор.бн практика бәйләнеше- карточкалар, күнегүләр аша теорияне кабатларга өйрәтү.-Предметара бәйләнеш- тат.теле-ге терми-ны рус телендә әйтү.-Дәвамчанлык- рус мәкт-дә тта бал-ң дәреслегендә матери-р сыйныф саен арта барырга тиеш(фигыль).-Укучыл-га дифф якын килеп укыту .-Аерым укучы бн эшләү.-Ук-уку-ң тормыш бн бәйләнешле принцибы.-Тарихлылык прин-ы.

 

5. Фонетикага өйрәтүнең теоретик һәм методик нигезләре.

Фонетика, графика һәм орфоэпиягә өйрәтүнең максаты, бурычлары, эчтәлеге һәм әһәмияте. Фәнни грамматикаларда һәм дәреслекләрдә материалның яктыртылышы.

Фонетикага өйрәтүдә методик принциплар (аваз белән хәреф арасындагы аерма, авазларны морфемалар эчендә карау, авазларны өйрәтүне ишетеп аңлауга нигезләү һ.б.)

Фонетикага өйрәтүнең метод һәм алымнары. Мәктәптә фонетиканы өч аспекттан чыгып өйрәтү (физиологик, акустик, функциональ). Фонетика дәресләрендә фәнни фонетика элементлары, материалны "аваздан хәрефкә" принцибына нигезләп аңлату.

Фонетика бүлегендә укучылар үзләштерергә тиешле төшенчәләр (фонетика, графика, орфоэпия, аваз, хәреф, сузыкларның кыскаруы (редукция), җайлашу (аккомодация), охшашлану (ассимиляция), сингармонизм законы, дифтонг һ.б.).

Фонетика, графика һәм орфографиягә өйрәтүнең кайбер теоретик һәм методик мәсьәләләре: фонетиканың башка фәннәр белән бәйләнеше, сөйләм аппараты, сузык һәм тартыкларны тасвирлау, фонетик закончалыклар; ике авазга билге булып йөрүче хәрефләр һәм аларның язылышы; әйтелешен, язылышын кагыйдәләштереп булмаган сүзләр (хат - һава, мин - миң, аны - аңы һ.б.); урыс теле аша кергән алынма сузыклар һәм тартыклар; фонетик диалектизмнар һ.б.).

Фонетик анализ ясау методикасы (Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров, Х.Х.Сөлимов, Н.М.Шанский һ.б.).

6. Татар теле дәресләрендә күрсәтмәлелек.

Күрсәтмәлелек төрле типтагы дәресләрдә, дәресләрнең төрле этапларында, төрле метод һәм алымнар кулланып эшләгәндә уңышлы кулланыла. Ул укучыларга теоретик материалны җиңел һәм ныклы, актив һәм аңлы үзләштерергә, шуны гамәлдә уңышлы куллана белергә өйрәтүдә, аларның танып белү активлыкларын үстерергә ярдәм итә; аның укытуны тормыш белән бәйләү, вакытттан дөрес файдалану, яңа белемнәрне аз вакыт эчендә тиз һәм истә калдырырлык итеп аңлату, кыскасы, дәресләрне нәтиҗәле итеп үткәрү өчен дә файдасы күп. Күрсәтмә әсбапларны берничә төргә бүлә алабыз:

1) график (таблица, схема, диаграмма); 2) сынлы сәнгать әсәрләре (картиналар, фоторәсемнәр, открыткалар, төрле рәсемнәр); 3) символик күрсәтмә әсбаплар (тарихи яки географик карталар, төрле шартлы сызымнар); 4) натураль һәм күләмле күрсәтмә әсбаплар (әйберләрнең үзләрен күрсәтү, муляжлар, геометрик фигуралар); 5) экранлы әсбаплар (кино, телевидение һ.б.). Шул рәвешле укытучы төрле метод һәм алымнар кулланып, аудиовизуаль техникадан файдаланып, уен рәвешендә төрле ситуацияләр барлыкка китерә алса, дәреснең өч этабында да: белемнәрне актуальләштергәндә дә, яңа белемнәрне өйрәткәндә һәм ныгытканда да куелган максатка, уңай нәтиҗәләргә ирешә ала.

 

7. Татар телен укыту методикасының методик нигезләре.

Методик принципны 2 гә бүләләр:

1)гомумметодик принцип

2)хосусый-методик принцип

1.-Гомумметодик принцип нигездә әйләнә-тирә бн бәйле. Ул җанлы сөйләм телендә сөйләшү-аралашуны төрле шартларга,тормыш-көнкүреш белән бергә бәйләп алып баруны,туган телгә хас үзенчәлекләрне истә тотуны үз эченә ала.Аларга түбәндәгеләр керә: 1.Коммуникатив, 2.Ситуатив-тематик, 3.Туган телгә хас үзенчәлекләрне истә тоту

Коммуникатив принцип тат.телендә ачык,аңлаешлы, иркен сөйләшергә өйрәтүне нигез итеп ала. Ком.принцип хәзерге көндә иң төп,иң мөһим принципларның берсе.Аның нигезендә түбәндәгеләр ята:

-1 нче көннән үк укучыларда телгә карата кызыксыну,сөйләшергә омтылыш уяту;

-һәр сыйныфта лексик минимумны төгәл ачыклап укучының сүз байлыгын арттыруга,яңа сүзләрне сөйләмгә кертеп җибәрергә юнәлеш бирү;

-һәрдаим телнең аваз системасы бн эшләүгә юл күрсәтү;

-сөйләм эшчәнлегенең барлык төрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирү.

Коммуникатив принцип ситуатив-тематик,туган телгә хас үзенчәлекләрне истә тоту кебек башка принциплар бн дә тыгыз бәйләнгән.

Гомумметтодик принциплар төрле уку-укыту ысуллары һәм алымнары аша тормышка ашырыла:

-грамматик биремле язма эшләр эшләү

-билгеле бер темага диалог,монологлар төзетү

-картиналар бн эшләү,

-уен элементлары кертү һ.б.

2.-Хосусый-методик принцип-тел материалын җөмлә калыплары,текстлар, төрле сөйләм үрнәкләре эчендә караганда кулланыла.Ул теория бн сөйләм практикасының берлегенә ирешүне максат итеп куя.

Һәр дәрестә телнең авазлар системасы бн эшләргә туры килгәнлектән, аваз бн хәреф арасындагы аерманы төшендерү, авазларны өйрәтүне тыңлап аңлауга нигезләү,авазларны морфемалар эчендә карау һ.б принциплардан файдаланабыз.Алар фонетикага өйрәтүнең хосусый-методик принциплары дип атала.

Укучыларның сүз байлыгын арттыру максатыннан диалог һәм монологлар,хикәяләр төзегәндә сүзләрнең мәгънәләрен җөмләләр,контекстлар эчендә караганда сүзләрне саулап алу принцибы,лексик-фонетик, лексик-грамматик принциплар киң кулланыла.

Грамматикага өйрәтүнең методик принциплары:

-грам.теория бн сөйләм практикасының берлеге принцибы;

-морфологик-синтаксик принцип;

-стилистик нормаларның кулланылыш принцибы,чагыштырма пр,лексик-морфологик, лексик-синтаксик,морфологик-синтаксик,интернациональ принциплар.

Пунктуациягә өйрәтүнең методик принциплары:

-пунктуацион-синтаксик

-пунктуация һәм бәйләнешле сөйләм үстерү пр,

-пунктуациянең сәнгатьле уку бн үзара бәйләнеш принцибы.

 

8. Татар телен укыту методикасының ысуллары һәм алымнары.

“Метод” сүзе грек телендә юл, ысул дигәнне аңлата.

Ысул - укытучы бн укучының белемнәрне үзләштерү өлкәсендә бергәләп эшләү юлы.. Аның нигезендә дидактик, методик, лингвистик һәм психологик принциплар ята.

XX гасыр башында методлар мәсьәләсенә бердәм якын килү омтылышы ясалган. Мәсәлән, 1933 елда чыккан программада М. Х. Корбангалиев кереш өлешендә телгә өйрәтү ысуллары турында тирән мәгълүмат бирә.

1. Табигый метод (татар телендә татарча гына аңлатырга, тәрҗемә итәргә ашыкмаска)

2. Тәрҗемәи (чагыштырма)- (ике телдә чагыштырып)

3. Катнаш метод (табигый+тәрҗемәи)

Материалны турыдан-туры әзер килеш бирә торган ысул (ФГОС буенча ярамый):

1. Репродуктив ысул* - материалны әзер килеш бирү-ятлату; хәбәр итү төсендә аңлату; күрсәтмәле аңлату.

2. Аңлату-күрсәтү ысулы* (сөйлибез 1әм нидер күрсәтәбез-презентация)

Иҗади характердагы ысуллар:

3. Проблемалы укыту ысулы (фактлар белән эшләү, проблеалы ситуация тудыру)

4. Өлешчә эзләнү ысулы (бер өлешен үзебез сөйләп аңлату)

5. Тикшерү ысулы (тулаем балалар үзләре эшли-сочинение язу һәм тикшерү)

6. Коммуникатив ысул (парларда эш)

7. Проектлар ысулы

Укыту алымнары –укыту методының состав өлешләре яки танып белү эшендә билгеле бер методны кулланганда укучыларга белем һәм күнекмәләр бирү, аны үзләштерү ысуллары.

Алымнарның 2 төре бар:

1)Төп: сүзлекләр белән эшләү, диктантлар, изложениелар, сочинениелар яздыру, таблицалар, схемалар белән эшләү, фонетик, лексик анализлар.

2)Ярдәмче: башваткычлар, ребуслар чишү, уен элементларын кертү

9. Тел методикасының фәнни-тикшеренү ысуллары.

Татар теле методикасының фәнни-тикшеренү, өйрәнү методлары: күзәтү; педагогик тәҗрибәләрне өйрәнү, анализлау һәм йомгаклау;укучылар һәм укытучылар белән әңгәмә; анкета тутыру; эксперимент; укучыларның язма эшләрен өйрәнү-алализлау; фәнни-методик мирасны өйрәнү.

Күзәтү– бу метод укучыларның татар теле буенча дәрестәге, өйдәге һәм дәрестән тыш эшләрне күзәтүне һәм аларның эшчәнлегенә анализ ясауны үз эченә ала;

Педагогик тәҗрибәләрне өйрәнү, анализлау һәм йомгаклау – аерым укытучыларның яки мәктәп коллективының эш тәҗрибәләрен, дәрестә файдаланган материалларны өйрәнеп, методикада тәкъдим ителгән теге яки бу метод һәм алымнарның дөреслеге тикшерелә.

Укучылар һәм укытучылар белән әңгәмә үткәрү (беседа) – тикшерүнең максатына һәм өйрәнә торган фәннең характерына карап, әңгәмә бер очракта үткәреләчәк эшкә керешеп китү, икенчедән, тикшерелә торган мәсьәлә буенча фикерләр җыйнау һәм, өченчедән, теге яки бу күренешләргә аңлатма яки бәя бирү максаты белән үткәрелә.

Анкета тутыру – бу метод теге яки бу мәсьәлә буенча бер үк вакытта күп укучыдан яки укытучыдан сорарга һәм күп кенә мәгълүматлар тупларга мөмкинлек бирә.

Эксперимент – телне укытканда төрле шартларда кулланыла торган метод һәм алымнарның нәтиҗәлелеген яки яңа программа һәм дәреслекләрне тикшереп карау максаты белән махсус дәресләр үткәрелә, анда төрле күнегүләр һәм биремнәр эшләтелә; сыйныфта яки өйдә эшләү өчен бирелә торган мөстәкыйль эшләрнең нәтиҗәле була алу-алмавы тикшерелә, нәтиҗәсе элек кулланган метод һәм алымнар белән чагыштырыла. Эксперимент: 1) өйрәтә торган эксперимент; 2) формалаштыра торган эксперимент; 3) контроль эксперимент.

Укучыларның язма эшләрен өйрәнү-алализлау – бу метод төрле максатларда кулланыла: укучыларның теоретик һәм гамәли әзерлеген, аларның үсеш дәрәҗәсен ачыклау, укытучының эш методы һәм алымнарын анализлау, укучылар белән аерым эшләүнең нәтиҗәсен, укучыларның мөстәкыйль активлыгын үстерүдә укытучының күпме дәрәҗәдә ярдәм итүен ачыклау. Моңа, билгеле, татар теле буенча укучыларның белем дәрәҗәләрен сынау максаты белән үткәрелгән контроль һәм теге яки бу методның нәтиҗәлелеген ачыклау өчен үткәрелгән эксперименталь эшләрне кертәбез

Фәнни-методик мирасны өйрәнү–бу метод татар теле методикасының үсешен, аның тарихын белергә ярдәм итә, моңа кадәр кулланылган кайбер метод һәм алымнарны уңышлы файдалана алырга, хәзерге вакытта кулланылганнары белән чагыштырып карарга һәм аларны активлаштырырга мөмкинлек бирә.

 

10. Татар телен укыту методикасының лингвистик нигезләре.

Лингвистик принцип - татар телен укыту методикасының лингвистик базасын тәшкил итә торган принцип.

Лингвистик принципка түбәндәгеләр керә:1. Функциональ – тел материалын сөйләм оештырудагы роленнән чыгып өйрәтү. (исемнәрнең татым, килеш белән төрләнеше:Алия биштәрен җиргә куеп, ике куллап күреште; Алия биштәрен җиргә куйганчы ике куллап күреште.); 2. Стилистик аерымлау принцибы (һаман бер стиль белән генә сөйләргә ярамый, калган стильләрне дә файдаланырга кирәк-төрле стильләр белән эшләү); 3. Бүлекара бәйләнеш принцибы (тел гыйлеменең башка тармаклары арасындагы бәйләнеш, м-н, фонет.+лекс.)

11. Мәктәптә морфологиягә өйрәтүнең теоретик һәм методик нигезләре.

12. Мәктәптә лексикологиягә өйрәтүнең теоретик һәм методик нигезләре.

Максаты: укуч-ны сүзлек составы бн танышт.һәм аны файд-га өйрәтү.

Бурычлар: - яңа сүзләр хис-на сүзлек запасын баету.

- сүзлекләр бн эшләргә өйрәтү. - сөйләм һәм язма телдә сүзләрне мәгънә ягыннан сайлап алуларына ирешү.- фраз.әйтелмәләрне, аваздаш һәм мәгънәдәш сүзләрне кул-ң ныклы кунекм-н булдыру.- т.т-ң башка бүлекләре бн бәйләп өйрәтү.

Эчтәлеге: -башл.сыйн.лексика тур.төшенчә, сүз, күпмәгън.һәм бермәгън.сүзләр, сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе, мәгънәдәш, аваздаш, капма-каршы мәгънәле сүзләр. 5 кл. – лексика һәм сөйләм культурасын үстерү (14 сәг.)

1. сүз һәм аның лекс.мәгънәсе; 2.бермәгън., күпмәгън. Сүзләр; 3. туры һәм күчерелмә; 4. син., ант., омон.,фраз.әйтелмә; 5. тат.т-ң сүзлек составы; 6.куллан.өлкәсе ягыннан (гомумхалык, диал., проф.); 7. куллан.дәрәҗәсе (тарихи, арх., неол-нар); 8. Сүзлекләр.

Предметы – сүз. Сүзләрнең мәгън., сүзлек сост-да тоткан ур.,килеп чыг., кул.өлкәләрен өйрәнү. Тикшерү объекты – лексикология бүлеген өйрәтүнең барышы. (Сафиуллина, Әхәтов, Саттаров, Юсупов, Шәкурова һ.б.хезм-ре)

Принциплары: 1)дидактик, 2)лингвистик, функ., стилистик аерымлау3)методик : - хосусый (сүзл.мәгънәләрен текст эчендә карау)- сүзләрне сайлап алу - лексик – сүзьяс.- лекс. – фон.- лек. – гр. Алымнар: - сүзлекләр- табл./схемалар- лексик.ан.- башв.чишү (ярдәмче) Ысуллары:1. матер.турыдан туры:-репродукт. -анлат.курсәт. 2. иҗ.характ.ысул: -пробл.ук.- өлешчә эзләнү - тикшеренү

 

13. Татар теле дәресләрендә УУГ ләрен формалаштыру.

УУГ (УУД) - универсаль уку гамәлләре. Укучының белем ала белүе, мөстәкыйль рәвештә үсеше һәм камилләшүе. Функцияләре:1)Укучыны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү; 2)Максат куя белү һәм аны тормышка ашыру; 3)Нәтиҗәле эшчәнлекне бәяли белү һәм контрольгә алу.

4 төре бар: 1.Шәхси универсаль уку гамәле: Тормышчан, шәхескә юнәлтелгән булу, Һөнәри юнәлештә үз юлын таба белүӘдәпле әхлаклы шәхес булдыру 2.Танып белү универсаль уку гамәле: фикерләүне үстерү бн бәйле, иҗади һәм эзләнү харак-гы проблеманы билгеләү, Төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү, Тиешле мәгълүматны табу өчен белешмәләр, сүзлекләр куллану. 3. Регулятив:Уку хезмәтендә үзеңә максат куя һәм бурычларны билгели белү, Эш тәртибен аңлап, уку эшчән-н оештыру, нәтиҗәле эш алымнарын табу. 4. Коммуникатив- Әңгәмәд-ң фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап әзерли белү, Әңгәмәдәш бн аралашу калыбын төзү,Аралаша беү сәләтен үстерү, Парларда һәм күмәк эшли белү

14. Диктант һәм аның төрләре.

Укучыларны дөрес язарга өйрәтү максаты бн ,укытучылар төрле төр диктантларны уңышлы үткәреп киләләр.Ул орфографиягә өйрәтү методикасында булган башка төр методик алымнар арасында әһәмиятле урын алып тора.Диктанторфограммаларны үзләштерү генә түгел,бәлки грамматика дәресләрендә укучыларның алган

белемнәрен ныгыту,аны алдагы эшләрендә файдалана белү,лексик-стилистик күнекмәләр бирү,сөйләү һәм язу телен үстерү һәм сүзлек запасын арттыру максаты бн дә үткәрелә.

Диктант төрләре: Диктантларны төркемләүгә карата методистларның төрле карашлары булган.Башкару алымнары ягыннан диктантларны элек 2 төркемгә бүлергә була:1)биремле диктантлар:грамматик һәм стилистик биремле, иҗади биремле һәм сайланма диктант. 2)биремсез диктантлар: искәртмәле диктант,аңлатмалы диктант,ирекле диктант,сүзлек диктанты,сынама(яки танышу-тикшерү) диктанты һәм контроль диктант.

Диктантлар үткәрелү характеры ягыннан үзләре 2 төркемгә бүленә:а)әйткәнне үзгәртмичә языла торганы(тулы һәм сүзлек диктанты); б)үзгә

диктантлар). Укучылар мәктәптә түб-ге диктант төрләрен үткәрәләр:1) иҗади диктант 2)сайланма дик.3)искәртмәле д. 4)аңлатмалы д. 5)ирекле д. 6)сүзлек д-ы 7)сынама(танышу-тикшерү) 8)контроль д-т.

Иҗади диктант: орфографиягә өйрәтү,грам-ка,пунктуация,лексика һәм стилистикадан алган белемне ныгыту һәм укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерх максаты б-н,иҗади диктант үткәрелә.Ул шактый катлаулы күнегүләр башкаруны күздә тота,укучыдан мөст. активлык,фикер йөртү эшчәнлеген таләп итә.

Сайланма диктант:Бу төр диктант өйрәнелгән яки өйрәнә торган орфограммаларга караган сүз яки сүзтезмзләрне,билгеле бер грам-к күренешләрне яки җөмләләрне сайлап язуны күздә тота. Шуәы диктант орфографиягә өйрәтүдә актив алымнардан санала. Укучыларны активлаштыра һәм кызыксынуларын арттыра;дәреснең бер өлешендә,ягъни 10-15 минут эчендә генә яздырыла.

Искәртмәле диктант:Ул,өйрәтү диктантларының берсе буларак,өйрәнә торган орфограммаларны хәтердә калдырырга ярдәм итә,аны материалны ныгыту,үткәнне кабатлау,элек җибәрелгән хаталарны искәртү максаты бн еш үткәрергә ярый,чөнки ул-орфографиягә өйрәтүдә нәтиҗәле алымнарның берсе.

Аңлатмалы диктант:Өйрәтү диктантларының бер төре буларак,ул өйрәнә торган орфограммаларны һәм грам-к күренешләрне хәтердә калдырырга,укучыларны,ишетү хәтеренә нигезләнеп,мөст. язарга һәм соңыннан җөмләләрне яки текстны анализлый һәм кагыйдәгә нигезли белергә,әйтелгән җөмләнең эчтәлеген төгәл рәвештә зиһенгә алырга өйрәтә.

Ирекле диктант:Бу бирелгән текстны,грам-к һәм лексик яктан оригиналга охшатып,төп эчтәлекне дөрес һәм тулы килеш саклаган хәлдә ,ирекле язуны күздә тота; орфографик,пунктуацион ,стилистик яктан дөрес һәм төгәл язуны таләп итә.Укучы тексттагы кайбер сүхләрне яки фразаларны үзенчә бир,өлешчә үзгәртә ала.

Сүзлек диктанты: Бу-укчылар авыррак үзләштерә торган орфограммаларга караган сүзләрне дөрес язарга өйрәтү,аларның сүзлек запасын баету өчен гаять уңышлы алымнарның берсе.(5-7минут).Күләме: 5сыйныф-15-20сүз,6сый.-20-25сүз;7сый-25-30,8сыйн-30-35,9сый-35-40 сүз.Әгәр сүзлек диктантында орфографик хата булмаса -”5”,хатасы бердән артмаса-”4”,орфографик 3-4 хата булса “3”ле куела.

Сынама диктант: орфографик кагыйдәләрне яки грам-к берәмлекләрне үзләштерү дәрәҗәлрен сынау яисә 5 сыйныфка килгән укучыларның орфографик грамоталылыгы бн танышу максаты бн,сынама диктант үткәрелә.Бу диктант өлешчә тикшерү функ-ен дә үти. Текстны укучылар үзләштерергә тиешле орфограммаларны эченш алган,10-15 минут эчендә яздырырлык күләмдә дә алырга ярый.

Контроль диктант: Кагыйдә буларак,укучыларның грам-к һәм орфографик белем һәм күнекмәләренең ныклыгын яки үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү һәм аңа бәя бирү максаты бн ,программа материалының билгеле бер темасын үткәч яки уку елының берәр чиреге беткәч,ярты ел яки ел азагында йомгаклау уңае бн контроль диктант үткәрелә.

Контроль диктантта сүзләр саны: 5класс: уку елы башында 100сүз, азагында-110 сүз; 6класс-110 ,азаг-120сүз….11класс-160 сүз,азаг-170сүз. Контроль диктантлар бәяләнә:

1)орфог-к яки пункту-он хаталары булмаса яки 1 орфог-к хаталы пөхтә башкарылган эшкә,яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса,1 пунк-он хатасы булса “5”.

2)1 орфог-к,1 пунк-он яки 1 орф-к ,2пунк-он хата булса, яки орфог-к хаталары булмыйчы,3пунк-он хата булган эшкә,яки бер төрдәге 2 орф-к һәм 1 пунк-он хатасы булса да-”4”.

3) 2 орф-к,1-3 пунк-он хаталы 2 төзәтүле эшкә -”3”.

4)5 орф-к,5пунк-он хатасы булып,4 урында төзәтүләр булса -”2”. 5) 6-7 орфог-к,4-5 пунк-он,бернияә урында төзәтүләр булса-”1”ле куела.

 

15. Изложение һәм аның төрләре.

Изложение – укучыларны сөйләргә һәм язарга өйрәтүдә киң кулланыла торган методик алымнарның берсе. Ул укыганны, күргәнне яки ишеткәнне язма рәвештә бирүне күздә тота, укучыларны текстны мөстәкыйль рәвештә, андагы төп фикерләрне бозмыйча, бәйләнешле һәм эзлекле итеп бирә белергә өйрәтә; аларның логик фикер йөртә белүләрен үстерә, сүз байлыгын арттырырга, грамматика, орфография һәм пунктуация буенча алган белем һәм күнекмәләрен ныгыта.

Аның укучыларга тәрбия бирү ягыннан да әһәмияте зур. Шунлыктан изложенияләр өчен текст сайлаганда, дуслык һ хезмәттәшлекне чагылдырган, явызлыка һ начарлыкка карата нәфрәт тойгылары уятырлык һ.б. булуына игътибар итәргә кирәк. Текстларны күбрәк мат. әдәбияттан, газ-журнал битләрендә бирелгән очерк яки хикәяләрдән яисә “Изложенияләр җыентыгы”ннан алырга мөмкин. Ул әдәби тел нормаларына туры килергә тиеш, гади сөйләм элементларыннан һ диалектизмнардан арынган булырга тиеш.Укучылар өчен авыр һ алар кулланырга кыенсынган сүз яки терминнанр булмасын.

Төрләре

Жанры, күләме, эчтәлеге, максаты, планның булу яки булмавы ягыннан излож-ләр төрле вариантларда булырга мөмкин.

Жанры ягыннан әдәби әсәрләрдән өзекләр, халык ав.иҗаты әсәрләреннән, газета һ журнал мәкаләләреннән, сюжетлы шигъри әсәрләрдән алынган текстлар буенча излож-р була.

Эчтәлеге ягыннан хикәяләү, төрле күренешләрне һ хәлләрне сурәтләү (табиг-ть күренеше, хезмәт процессы һ.б.), образларга хар-ка бирү, мәкаләләр буенча фикер йөртү рәвешендэ язылган изл. була.

Күләме ягыннан кыскача, тулы һ сайланма изл.була. Бу төр изл-не укучыларның кайсы сыйныфта укуына карап һ максат куелышына карап яздырабыз, шуңа карап текстларның күләмен билгелибез.

Кыска күләмле түбәнрәк сыйныфларда (5сыйн) хикәяләү характерындагы текстлар буенча билгеле бер грамматик-стилистик бирем бн (затлары яки заманы үзгәртелеп һ.б.) яки сор. җав. бирү рәвешендә үткәрелә ала. Югарырак сыйн-да исә ул эчтәлеге, теле, стиле һ жанрларның төрләре ягыннан катлауландырыла бара.

Сайланма изложение вакытында укучылар (6-8 сыйн) тексттан билгеле бер күренешләрне, анда катнашучыларның кичерешләрен, портретларын, табиг. күренешләрен яки башка характердагы өзекләрне сайлап язалар. Ул грамматик-стилистик бирем бн дә үткәрелергә мөмкин.

Тулы изложенияләр бирелгән текстны, анда катнашучыларга характеристиканы телдән һ язма рәв-тә тулысынча бирүне күздә тота. Ул 6-9 сыйн-да үткәрелә. 8-9 сыйн-да тагы да зуррак һ эчтәлеклерәк текстларны (фәнни, публ., тәнкыйть мәкаләләре) алып, аларны конспектлаштырырга бирергә мөмкин.

Тулы изл. өчен текстларда сүзләр саны түбәндәгечә була:

Сыйныф Уку елы башында Уку елы азагында
5 150-170 сүз 170-200 сүз
6 200-220 сүз 220-250 сүз
7 250-300 сүз 300-350 сүз
8 350-400 сүз 400-450 сүз
9 450-475 сүз 475-500 сүз
10 475-500 сүз 500-525 сүз
11 500-525 сүз 525-550 сүз

Контр. изл. биргәндә:

5-7 сыйн – 200-250, ә 8-9 сыйн – 350-450 сүздән дә артмаска тиеш. Югыйсә, укуч-ның ашыгуы яки язып та бетермәве ихтимал.

Максаты буенча өйрәтү характерындагы һ контроль изл-ләр була.

Өйрәтү хар-гы изл.:

1) гади

2) иҗади

Гади изл башл сыйн-да ук яызла башлый, аны 5-6 сыйн-да да дәвам итәргә кирәк. Аерма шунда – өйрәтү изл языр алдыннан әзерлек эшләре үткәрелә: текст укыла, эчтәлеге ачыла, важный моментларга басым ясала, аерым сүзләргә аңлатма, план һ.б.

Контроль изл алдыннан әзерлек үткәрелми. Укучылар үзләре план төзеп яза.

Иҗади изл-не укучылар мөстәкыйль язалар. Текстның эчтәлеген язу гына максат итеп куелмый, аны үзгәртү, тутыру, дәвам итү, баш яки урта өлешен язу кебек өстәмә биремнәр бн катлауландырырга кушыла.

Төрле өстәмә биремнәр бн катлуландырырга була: эчтәлекне сөйләүче тарафыннан (1 зат) бирү, үткән заман формасында бирелгән хикәяне хәзерге заманга үзгәртү, башын яки азагын үзгәртеп язу һ.б. Өстәмә биремнәр биргән очракта язу алдыннан әзерлек эшләре алып барырга кирәк.

Ирекле иложенияләр дә була. Ул хкәянең эчтәлеге, андагы вакыйгаларның яки күренешләрнең эзлеклелеге, теле һ.б. ягыннан текстта бирелгәнне үзгәртеп язу рәвешендә була ала. Бу очракта да укучы төп эчтәлекне сакларга тиеш, анда ул вакыйгаларның бирелеш тәртибен үзгәртә, телнең төрле чараларыннан файдалана, грамматик-стилистик биремне алда тотып, төрле синтаксик төзелмәләр кертеп сөйли һәм яза ала.

16. Сочинение һәм аның төрләре.

Бирелгән теманы мөстәкыйль һәм иҗади рәвештә үз фикерләре, үз сүзләре белән бирү, кичереш һәм мөнәсәбәтләрен белдереп язу сочинение була.

Анда укучының эчке дөньясы чагыла, аның үсеше, дөньяга карашы, тормышка мөнәсәбәте күренә.

Сочинение барлык сыйныфта да билгеле бер системада үткәрелергә тиеш. Югарырак сыйныфларга күчкән саен аның эчтәлеге, язу техникасы һәм грамоталылыгы ягыннан таләпчәнлекне арттыра барырга кирәк була. Аны, максатына карап, дәрестә һәм өйдә үткәреп була. Элек, әле укучыларда сочинение яза белү күнекмәләре булганчы, аны укытучы җитәкчелегендә дәрестә үткәрергә, сочинение язарга өйрәтергә, аны язу күнекмәләре бирергә кирәк. Моның өчен иң элек алынган тема буенча план нигезендә, тиешле эзлеклелектә сөйләргә өйрәтергә: укучы эчтәлекне бозмыйча, үз фикерләрен дөрес, ачык һәм анык итеп, сөйләү нормаларына туры китереп яктырта алсын; вакыйга яки күренешләр арасындагы бәйләнешне бирә белсен, шуларны исбатлый алсын, нәтиҗә һәм йомгакны да бирә алсын. Шул вакыт укучы логик фикер йөртергә өйрәнә, танып белү сәләте дә үсә бара.

Укытучы тәкъдим иткән теманы ачу уңаенда укучы, үз фикерләрен дәлилләү яки исбатлау өчен, төрле әдәбияттан, әдәби текстлардан, вакытлы матбугаттан, сүзлекләрдә, тәнкыйть-библиографик материаллардан файдалана алсын.

Сочинение төрләре

Сочинениеләр тематикасы ягыннан берничә төрле була: 1) әдәби соч., 2) әдәби-иҗади, 3) ирекле соч., 4) тормыш-көнкүреше темасына һәм 5) картиналар яки кинофильмнар буенча соч-ләр.

Әдәби һәи әдәби-иҗади соч-ләр дәрестә яки дәрестән тыш укылган әдәби әсәрләр буенча әсәрнең эчтәлеген бирү яки аның идеясен ачу, аерым персонажларга характеристика бирү, укучыларның үз карашын белдерү максаты белән язылалар. Ул төр соч-ләр укучыларның әдәбияттан алган белемнәрен ныгытуга, аны тирәнәйтүгә хезмәт итәләр. Әдәби әсәрләргә мөстәкыйль якын килергә өйрәтәләр.

Ирекле темаларга язылган соч-ләр үзләре сочинени өчен алынган материалның чыганагы, күләме, жанры, аның кайда язылуы һәм өстәмә биремнәрнең булу-булмавы ягыннан төрләргә бүленәләр.

Күләме, аның кайда язылуы һәм ничек үтәлүе ягыннан дәрестә һәм өйдә язылган, мөстәкыйль һәм күмәк рәвештә үтәлгән, кыска һәм киңәйтелгән соч-ләр була.

Жанры ягыннан хикәяләү, сыйфатлау яки очерк, рецензия, хат, характеристика, истәлек һ.б. жанрларда язылган соч-ләр була. Ләкин бу төр соч-ләр сирәк язылалар. Теге яки бу соч-ләрдә төрле жанр элементлары катнашырга мөмкин.

Өстәмә биремле соч-ләр терәк сүзләр белән яки текстны тутурып язу, яисә ниндидер грамматик бирем белән яки сорауга җавап рәвешендә языла алалар.

Терәк сүзләр белән соч-нене дәрестә дә, өйдә дә яздырып була. Мондый соч-недә укучылар, бердән, бирелгән сүзләрне дөрес һәм урынлы кулланырга, икенчедән, ясалышы ягыннан төрле сүзләрне сөйләмнәрендә файдалана белергә һәм, өченчедән, ул сүзләрне дөрес язарга күнегәләр.

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү максаты булән, төрле сүзтезмәләр биреп тә сочинение яздырырга була. Терәк сүз яки сүтезмәләрен тактага яисә күчмә тактага язарга, яки, ул сүзләрне укучыларның дөрес яза алу-алмауларын сынау максаты куелса, әйтеп яздырырга мөмкин.

Ирекле сочинение

Шундый соч-ләрне язганда, бирелгән теманы укучы үзенчә ача, андагы вакыйга яки күренешләрне үзенчә яктырта һәм аларга үзенчә бәя бирә, алар арасында бәйләнешне үзенчә күрсәтә ала. Теманы ачу һәм үз фикерләрен раслау өчен, темасына карап, кинода, спектакльдә һәм башка урыннарда күргәннәреннән, үз хыялларыннан, вакытлы матбугаттан, әдәби әсәрләрдән файдалана, алардан өзекләр, аерым кешеләрнең шәхси үрнәкләреннән мисаллар китерә ала. Мондый соч-ләр, бердән, укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтсә, икенчедән, алар үзләренең язма эшләрен төрле чыганаклардан файдаланып башкарырга күнегәләр.

Ирекле соч-ләр өчен темалар: “Туган илем – асыл гөлем”, “Кеше хезмәттә тәрбияләнә” һ.б. Аны өйдә язарга биреп җибәрергә мөмкин. Бу вакыт укучылар кирәкле чыганакларны иркенләп файдалана алалар. Ә аны дәрестә яздыруны максат итеп куйганда, тема укучыларга алдан әйтелә, аны ачу өчен кирәк булган материалларны туплыйлар, өйрәнәләр һәм фикер йөртәләр.

Тормыш-көнкүреш темасына соч-ләр

Укучылар бу төр соч-ләрне тирә-юньне күзәтүләренә, көндәлек тормышына, экскурсиядә яки башка җирдә күргәннәренә, ишеткәннәренә, коллектив хезмәттә катнашуларына, шунда туган тәэсирләренә таянып язалар: “Безнең авыл”, “Безнең сыйныф”, “Сабантуйда”, “Герой белән очрашу” – тормышка караган; “Көзге урман”, “Идел буенда” – табигать күренешләрен сурәтләгән; “Минем абыем – шофер”, “Типографиядә” кебек эшчеләр тормышын яктырткан сочинениеләр яздырырга була.

Картина буенча сочинение

Мондый соч-ләрне яздырганда, картинаны укучылар алдына куеп, аның эчтәлеген ачу, күргәнен сүзләр белән бирү кебек максатлар куела. Картинаның сюжетын биргәндә, укучы андагы иң әһәмиятле яки икенче дәрәҗәдәге күренешләрне билгели алсын, аерым кисәкләр арасындагы бәйләнешне эзлекле рәвештә күрсәтә белсен. Ул укучының логик фикер йөртә белүен үстерергә ярдә итә. Андый сочинениеләр барлык сыйныфларда да үткәрелә һәм, укучыларның яшь һәм белем дәрәҗәләренә карап, алар темасы һәм биреме ягыннан төрле авырлыкта була.

Укучылар эшкә тизрәк керешеп китсеннәр өчен, картинаның эчтәлеген ачу максаты белән, укытучы укучыларга сораулар бирә, шул сораулар нигезендә эчтәлек ачыла, грамматик бирем дә (мәсәлән, эндәш һәм тиңдәш кисәкләр кулланырга) аңлатылганнан соң, соч-не язарга кушыла.

Соч-нене бер-ике укучыдан укытканнан соң, укытучы укучыларга тиңдәш кисәкләрне һәм эндәш сүзләрне табып, алар янында тыныш билгеләренең куелуын әйтергә куша. Соңынан укытучы соч-ләрне җыеп ала, аларны өйдә тикшереп, тиешле искәртмәләр ясый.

Мондый соч-ләрне өйдә язарга биргәндә, укучыларга төрле күренешләрне яки вакыйганы эченә алган открыткалар, рәсемнәр биреп җибәрергә, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклек турында төшендерергә һәм грамматик биремне дә тәкъдим итәргә мөмкин.

Билгеле бер картина буенча сочинение язу алдыннан укучыларны табигатькә алып чыгарга мөмкин. Мәсәлән, И.И. Левитанның “Алтын көз” картинасы буенча соч. язганчы, укучыларны көзге урманга экскурсиягә алып барабыз. Укытучы анда укучыларның игътибарын аерым күренешләргә, тирә-юньдәге матурлыкка юнәлтә, укучылар сораулар ярдәмендә көзге урманны тасвирлап сөйиләр. Дәрестә укучылар алдына шушы картина эленә, шулай ук сораулар ярдәмендә аның эчтәлеге ачыла, укучыларның игътибары урманда күргән күренешне рәссамның төрле төсләр белән уңышлы итеп бирә алуына, буяуларны оста сайлавына юнәлтелә. Моннан соң картинадагы һәм урманда күргән күренешләрне кушып, грамматика дәресендә өйрәнгн төрле сыйфатларны кулланып, тасвилап, аны язалар.

Картина буенча соч-не язу алдыннан шундый алымнарны куллану, бердән, укучыларны табигатьне күзәтергә, аны өйрәнергә һәм картинаны укый белергә, икенчедән, күргәннәрне матур итеп сөйли һәм яза белергә өйрәтә, аларның тел байлыгын арттыра һәм, өченчедән, грамматика дәресләрендә өйрәнгәннәрне аңлы рәвештә сөйләмнәрендә файдалана белергә күнектерә.

Грамматик бирем белән соч-не яздырганда, аны үтим дип, эчтәлектән читкә китү яки бозу кебек очраклар булмасын өчен, элек биремне яхшылап аңлатырга кирәк: укучылар эчтәлекне дөрес бирсеннәр, стиль ягыннан да, орфографик һәм пунктуацион яктан да грамотлаы язсыннар; мөмкин булган урыннарда гына тәкъдим ителгән грамматик күренешләрне яки синтаксик төзелмәләрне куллансыннар; эчтәлектән яки төп күренеш һәм вакыйгаларны бирүдән читкә китмәсеннәр, эзлеклелекне, эмоциональлекне сакласыннар, телнең сыйфатлау-сурәтләү чараларыннан дөрес файдалансыннар.

Миниатюр яки кыска сочинение

Укытучы тәкъдим иткән берәр күренеш яки вакыйга турында кыскача язып бирү миниатюр сочинене була. Ул дәрестә 10-15 минут эчендә үткәрелә ала. Максаты: укучыларны, билгеле бер сүзләрне, стилистик алымнарны, телнең сыйфатлау-сурәтләү чараларын, грамматик күренешләрне яки синтаксик төзелмәләрне кулланып җөмләләр төзергә яки шуларны үзләренең сөйләмнәрендә файдалан белергә күнектерү, сүзлек запасын баету һ.б.

Ул дәрестә укытып тикшерелә, булган хаталар искәртелә. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирү, өйрәнә торган грамматик күренешләрне дөрес һәм урынлы куллана белергә өйрәтү һәм зур күләмле яки киҗәйтелгән соч-неләр язарга әзерләү ягыннан да аның ярдәме зур.

Сочинение язарга әзерлек

Дәрестә укучыларны соч-не язарга өйрәтү өчен, алар белән әзерлек эшләре алып баруның әһәмияте зур. Сочинениене ничек башларга, нәрсәләргә күбрәк игътибар итәргә, ничек тәмамларга кирәклекне белергә, сүзләрне уңышлы сайларга, грамматик биремне үтәргә һәм грамоталы язарга тиешләр.

Әзерлек эшләренә керә:

1. Укучыларның лексик байлыгын арттыру яки өйрәнә торган грамматик формаларны хәтерләрендә ныгыту максаты белән, сүзлекләр белән эшләү: билгеле бер темага сүзләр сайлау, укучыларның үз лексиконнарындагы сүзләрне искә төшерү, алар өчен әле таныш булмаган яңа сүзләр туплау, соч-не темасын ачу өчен кирәк булган теге яки бу сүз төркемнәренә караган сүзләрне искә төшерү, шул сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәләре бирү.

2. Җөмләләр өстендә эш. Укучыларның соч-ләрендә грамматик-стилистик хаталар булмасын өчен, алар өйрәнгән җөмләләрне яки синтаксик төзелмәләрне дөрес куллана белү күнекмәләре бирелә, җөмләләр яки бәйлнешле текст буенча өстәмә эшләр үткәрелә.

3. УКучылар хата ясау мөмкинлеге булган очраклар – орфографик һәм пунткуацион кагыйдәләр искә төшерелә, мисаллар белән ныгытыла.

4. Соч-не язарга әзерлек чорында сайланган теманы ачарга ярдәм итә торган аерым урыннарга экскурсияләр үткәрергә, кинофильмнар карага, тапшырулар карарга яки тыңларга, теге яки бу мәкаләләрне, әдәби әсәрләрне яки шигырьләрне, тәнкыйть мәкаләләрен укырга, соңыннан аларны тикшерергә, фикер алышырга кирәк. Ул эшләр бар да соч-не язу өчен материал тупларга, укучыларны яңа тәэсирләр, яңа биремнәр белән баетырга ярдәм итә.

Әзерлек чорында ул материалдан ничек файдаланырга кирәклекне дә укучыларга күрсәтергә, үрнәкләрен бирергә кирәк. Укучы материалның иң кирәклесен сайлап ала белсен, вакыйга яки күренешләрне эзлекле бирә алсын, нәтиҗә ясый яки йомгаклый белсен.

Сочинениеләрне күләме:

5 кл. – 1-2 бит; 6 кл. – 1,5-2 бит; 7 кл. – 2-2,5 бит; 8 кл. – 2,5-3 бит; 9 кл. – 3-3,5 бит; 10-11 кл. – 5-6 бит.

Сочинениеләр түбәндәгечә бәяләнә:

1. “5” куела: эчтәлек темага туры килсә, аны бирүдә зур хаталар булмаса, эзлекле язылса, морфологик күренешләрне һәм синтаксик төзелмәләрне уңышлы кулланса, текстта образлылык һәм стиль бердәмлегенә ирешелсә; 1 орфографик яки 1 пункт., яисә 1 грамматик хата булырга мөмкин.

2. “4” куела: эчтәлек темага туры килсә, дөрес ачылса, берәр хата җибәресә, хикәяләү эзлеклегендә артык әһәмиятле булмаган бозу сизелсә, теле бай, образлы булса, стиль бердәмлеге сакланса, 2 орфогр., 2 пункт. яки 2 грамм. хатасы булырга мөмкин.

3. “3” куела: эчтәлекне нигездә дөрес биреп, кайбер читләшүләр, кайбер төгәлсезлекләр җибәрелсә, хикәяләү эзлеклегендә аерым бозулар очраса, теле бай булмаса, күбрәк бер төрле синтаксик төзелмәләр файдаланса, сүзләрне куллануда ялгышлар җибәрсә, стиль бердәмлеге сакланып җитмәсә, теле җитәрлек дәрәҗәдә образлы булмаса, 3 орфог., 3 пункт, һәм 3 грамматик хата булырга мөмкин.

4. “2” куела: эш темага туры килеп җитмәсә, фактик төгәлсезлекләр җибәрелсә, планга туры килмичә, эзлеклелек бозылса, теле ярлы булып, кыска һәм бер типтагы җөмләләр белән язылса, стиль бердәмлеге булмаса, 7 орфог., 7 пункт., һәм грамм. хаталар булса.

5. Кимчелекләре һәм грамматик ягы “2” билгесе нормаларыннан артса, “1” куела.

Изложение һәм сочинениеләрдә логик һәм фактик хаталар була.

Логик хаталар: орфографик һәм грамматик кагыйдәләрне бозу нәтиҗәсендә, мәгънә төгәлсезлекләренә китерә торган кимчелекләр.

Фактик хаталар: әсәр исемнәрен, вакыйгаларны, чорны, персонажларның исем һәм фамилияләрен, алынган цитаталарның чыганагын бутау, техник төгәлсезлекләр.

Язма эшләрдәге тел хаталарын төзәтеп кенә калмыйча, аларны бетерү, яңадан булдырмау чараларын күрергә дә кирәк. Хата җибәргән һәр укучы белән аерым эшләгәндә, теге яки бу хатаның төрен, аның сәбәпләрен өйрәнеп, төрле алымнар кулланып, дәрестә һәм өйдә укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештырганда, төрле күнегүләр үткәреп, хата ясау ихтималы булган темаларны кабатлап, ныгытып барганда, тиешле нәтиҗәләргә ирешеп була.

17. ФДБС нигезләнгән дәрес этаплары. Өй эшен тикшерү.

Дәрес этаплары(лекциядәге)

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

1. Дәресне оештыру (Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәт тудыру.)

2. Актуальләштерү :

1.Өй эшен тикшерү.

2.Әңгәмә.

3. Уку мәсьәләсе кую.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

III.Рефлексив бәяләү:

1. Дәрескә куелган мәсьәләнең чишелүен билгеләү, өйрәнелгәннәрне билгеләү.

2. Дәрескә гомуми бәя бирү. Һәр укучының үз эшчәнлегенә бәя бирүе.

3. Өй эше(3 төрле)

Интернеттан(дәрес структурасы дәрес тибына карап үзгәрә)

1. Яңа материалны өйрәнү дәресе

1) Оештыру этабы

2) Максат һәм бурычларны билгеләү. Укучыларны укуга мотивлаштыру

3) Белемнәрне актуальләштерү.

4) Яңа белемнәрне беренчел аңлату.

5) Яңа алган мәгълүматны аңлау дәрәҗәсен беренчел тикшерү.

6) Белемнәрне беренчел ныгыту.

7) Өй эше бирү һәм ничек эшләүне аңлату.

8) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)

2 Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресенең этаплары (ныгыту дәресе).

1)Дәрес оештыру этабы.

2) Өй эшен тикшерү. Белемнәрне актуальләштерү

3) Максат һәм бурычларны билгеләү. Укучыларны укуга мотивлаштыру

4) Беренчел ныгыту

Таныш ситуациядә (типиклаштырылган күнегү)

Үзгәртелгән ситуациядә(конструктивлаштырылган күнегү)

5) Яңа ситуациядә белемнәрне иҗади куллану (проблемалы күнегү)

6) Өй эше бирү һәм ничек эшләүне аңлату.

7) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)

3. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресенең структурасы (кабатлау дәресе)

1) Дәрес оештыру этабы

2) Өй эшен тикшерү. Иҗади биремнәрне эшләү өчен укучыларның белем, күнекмәләрен корректлаштыру

3) Максат һәм бурычларны билгеләү. Укучыларны укуга мотивлаштыру

4) Белемнәрне актуальләштерү

Контроль эшкә әзерлек максаты белән

Яңа тема өйрәнүгә әзерлек максаты белән

5) Белем һәм күнекмәләрне яңа ситуациядә куллану

6) Белемнәрне йомгаклау һәм системалаштыру

7) Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән ялгышлар турында сөйләшү һәм корректлаштыру

8) Өй эше бирү һәм ничек эшләүне аңлату.

9) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)

4. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү дәресенең структурасы

1)Дәрес оештыру этабы.

2) Максат һәм бурычларны билгеләү. Укучыларны укуга мотивлаштыру

3) Укучыларның күнекмәләрне һәм белемнәрне ни дәрәҗәдә үзләштерелгәнлеген ачыклау (Күләме һәм авырлык дәрәҗәсе ягыннан программага һәм һәр укучыга туры килергә тиеш)

4) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)

5. Катнаш дәрес структурасы

1)Дәрес оештыру этабы.

2) Максат һәм бурычларны билгеләү. Укучыларны укуга мотивлаштыру

3) Белемнәрне актуальләштерү

4) Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

5) Аңлау дәрәҗәсен беренчел тикшерү

6) Беренчел ныгыту

7) Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән ялгышлар турында сөйләшү һәм корректлаштыру

8) Өй эше бирү һәм ничек эшләүне аңлату.

9) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)

Өй эше тикшерү

Укучыларның белемнәрен бәяләү критерийлары. Өйгә эш бирү һәм аны тикшерү юллары. ФДБС нигезләнгән 5 класс дәреслеге буенча.

Өй эше-уку-укыту процессының дәвамы булып тора һәм ул дәрестәге эшләр бн тыгыз бәйләнештә алып барыла. Һәрбер дәрестә дә өй эше бирү мәҗбүри түгел.Чагыштырмача авыррак темаларны үткәндә, материалны әле укучыларга тагын кабатларга һәм тирәнәйтергә,үзләренең гамәли эшләрендә файдалана алу күнемәләрен булдырырга кирәк булганда,өйгә эш бирелә.

Билгеле,дәрестә укытучы җитәкчелендә үткәрелә торган күнегүләр бирмәскә,бәлки аларның белемнәрен,фикерләүләрен,сөйләү һәм язу телен үстерергә ярдәм итә алырлык иҗади эшләр бирергә тырышырга кирәк. Язма эшләрдән тыш тагын дәрестә өйрәнелгән параграфны укырга һәм телдән үти торган яки бөтен килеш сөйләп бирү кебек эшләрдә бирергә була.Өй эше укучы уңышлы үтәп килсен өчен, аның максатын һәм эшләү методикасын ачык итеп,вакытында аңлатырга,үрнәген күрсәтергә кирәк.Сочинение язырга биргәндә дә аны үтәү тәртибен, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклекне һәм нинди грамматик биремне үтәргә тиешлекләрен аңлатырга кирәк була.Өй эшләрен үтәү нәтиҗәсен дәрестә сораганда,аны дәреснең төрле этабында,урында баскан килеш укыту,карап чыгу,тактага яздырып тикшерергә мөмкин.

Өй эшен тикшерү – ул укучыларның терәк белемнәрен яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.

ФБДС буенча өй эше укучыларның әзерлек дәрәҗәләренә карап бирелә.

Өй эше өч дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

1) мәҗбүри өй эше ( репродуктив ) – сыйныфта эшләгән күнегүгә охшатып бирем үтәү;

2) ярым иҗади ( конструктив ) – дәрестә алган белем һәм күнекмәләрне яңарак шартка күчереп бирем үтәү;

3) иҗади – үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне теләсә нинди шартка күчереп, иҗади бирем үтәү .

18. Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартлары. “Туган (татар) тел” предметының эчтәлеге.

Бүгенге мәгариф системасында уку-укыту процессы яңа Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартлары нигезендә оештырыла. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы гомуми белем бирү оешмалары өчен өч төрле Стандарт кабул итте: башлангыч гомуми белем бирү оешмалары (1-4 нче сыйныфлар), төп гомуми белем бирү оешмалары (5-9 нчы сыйныфлар) һәм урта гомуми белем бирү оешмалары өчен (10-11 нче сыйныфлар). Программа: Галиуллина Г.Р., Шәкүрова М.М. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5—9 нчы сыйныфлар, 10-11).

Татар теле дәресләрендә укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, аларда аңлылык, милли үзаң формалаштыру, милли әдәбият һәм сәнгать аша әхлакый-эстетик сыйфатлар тәрбияләү, аларны җитештерүчән хезмәткә әзерләү, белемнәрне үзлекләреннән тулыландырабелү, грамоталы һәм зыялы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Шушы бурычларны үтәү йөзеннән, урта мәктәптә татар теле дәресләренең эчтәлеге һәм төрләре билгеләнә. Алар түбәндәгеләр:

1) грамматика һәм фонетиканы өйрәтү;

2) орфография һәм пунктуацияне өйрәтү;

3) дөрес сөйләү һәм сәнгатьле уку күнекмәләре бирү;

4) төрле күнегүләр эшләтү юлы белән, укучыларның телдән һәм язма сөйләмен гамәли файдалана алу күнекмәләрен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру, сөйләмнәрен грамматик-стилистик яктан камилләштерү.

 

19. Мәктәптә гади җөмлә синтаксисын өйрәтүнең теоретик һәм методик нигезләре.

Гади җөмлә синтаксисы мәктәптә сүзләр бүленеше, җ кисәкләре һәм гади җ төрләре дигән зур бүленешләрдән тора. Сүзләр бүленешендә тезүле һәм ияртүле бәйләнешләр, сүзтезмә аерым карала. Кайбер төркемнәрдә шунда ук тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүзләр, алар янындагы тыныш билгеләре, тезүле бәйләнештәге пунктуация үрелеп алып барыла. Теге яки бу теманы аңлатканда дәрескә кереп китү максатыннан таблицалар тәкъдим итү уңышлы. Бу очракта укучы таблицага карап билгеле бер кагыйдә чыгара, нәтиҗә ясый һәм ахырдан үз фикерен дәреслектәге кагыйдә белән чагыштыра. Җөмлә кис-н караганда да шундый ук таблица бирү уңышлы. Әлбәттә, укучылар башлангыч сыйныфлардан ия, хәбәр, аергыч, эндәш сүз, тәмамлык кебек җ. кисәкләрен беләләр.

Җөмлә кисәкләре

баш кисәкләр

иярчен кисәкләр

модаль кисәкләр

Ия хәбәр аергыч тәмамлык хәл аныклагыч

Эндәш сүзләр

Кереш сүзләр

Алсу, син кызыл алмаларны тартмаларга, ягъни, яшел савытларга, зинһар, җый.

Син җый кызыл алмаларны тартмаларга

Яшел савытларга

Алсу зинһар
                 

Җөмләнең баш кисәкләре турында укучының күңелендә беникадәр мәгълүмат саклана. Әлеге теманы аңлатканда укучыга билгеле булган информациядән катлаулыга таба барырга кирәк.

Дәрес башында ук кыска гына бер тексттан баш каисәкләрне таптыру мөһим. Укучылар аларның асларына сызганнан соң, укучыларга текстны ия бн хәбәрдән башка гына укып карарга тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә, укучы ия бн хәбәрнең ни өчен баш кисәкләр дип аталуын аңлый башлый.

Баш кисәкләрен үткәч, ия бн хәбәр арасына сызык куелу очракларына, аларның җөмләдәге урыннарына игътибар итү мөһим:

Кояш – йолдыз ул.

Тик һәр йолдыз кояш түгел (“түгел” инкарь итү кисәкчәсе булган очракта “–“ куелмый.

Иярчен кисәкләрне өйрәтү дә билгеле бер күнегү эшләүдән башлана. Гадәттә, аерымланган кисәкләрне барлык җөмлә кисәкләрен үтеп бетергәч кенә өйрәтү каралган. Ләкин, хәлләрне, аныклагычларны, модаль кисәкләрне үткәндә әлеге төшенчәләрне аңлатып бару укучының автомат рәвештә пунктуацион билгеләрне дә өйрәнә баруына китерүе белән аеруча да уңышлы санала.

Теләсә кайсы теманы үткәндә күнегүдә аерым текстлар булырга тиеш һәм алар барысы да бер тәрбияви максатны күз алдында тотарга тиеш. Укучыны ялыктырмас өчен текстларның жанры төрле булуы да зарур: табышмаклар, мәкаль-әйтем, әкият, чәчмә әчәр, шигырь һ.б. Иң мөһиме – әлеге 5-6 күнегүне эшләгәндә укучы гел грамматик бирем генә эшләп утырмасын.

Укучыларның җөмлә турында алган белемнәре искә төшерелгәннән соң, мисаллар өстендә максат куелышы ягыннан җөмлә төрләренә (хикәя, сорау һәм өндәү җ), аларның нинди интонация бн әйтелүенә игътибар иттерелә һәм җ азагында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү буенча күнекмәләр бирелә.

Сорау җ-ң нинди грамматик чаралар ярдәмендә( сорау алмашлыгы, сорау кисәкчәсе һәм интонация ) формалашуына, өндәү җ-ң төрләренә (өндәү, боеру, теләк яки көчле тойгыны белдерү) тукталырга кирәк. Бу төр җ-дә интон-ң зур роль уйнавын укучыларга мисаллар ярдәмендә аңлатырга һәм җ-не төрлечә үзгәртеп төзү һәм дөрес уку күнекмәләре бирергә кирәк була. Мәсәлән:

Асия безгә килде.( Тыныч тавыш бн)

Асия безгә килде?( сорауны эченә ала)

Асия безгә килде!(Көчле тойгы бн)

Җ-не дөрес әйтергә яки укырга күнектерү максаты бн, аудио язмалардан файдалану яки укучыларның үз сөйләмнәрен диктофонга яздырып тыңлату һәм ялгышларын үзләреннән төзәттерү кебек күнегүләр үткәрүнең әһәмияте зур.

Йомгак рәвешендә максат куелышы ягыннан җөмлә төрләренең схемасы бирелә. Тагын җыйнак һәм җәенке җ-р искә төшерелә һәм төрле күнегүләр ярдәмендә белемнәр ныгытыла.

20. Дәреслек төзү принциплары. Дәреслекнең методик системасы.

Дәреслек төзү принциплары:

· Дәреслек предмет буенча төзелергә тиеш, һәр фән буенча үзенең дәреслеген булдырырга кирәк.

· Анда фәннең предметына төгәл билгеләмә бирелергә тиеш. Өйрәнүнең теоретик һәм гамәли әһәмияте күрсәтелергә; кереш өлешендә курсның төп эчтәлеге һәм идеясе чагылдырылырга тиеш.

· Дәреснең эчтәлеге материалның бирелә стиле һәм эчтәлеге белән аерым яшьтәге балалрга аңлаешлы булырга тиеш.

· Дәреслек балаларның аңын, уйлану сәләтләрен, тапкырлыкларын, мөстакыйльлекләрен, инициативаларын үстерерлек биремнәргә бай булырга тиеш.

· Бастырып чыгарыр алдыннан ул тәҗрибәдә саналырга, ә кабат бастырганда төзәтелергә һәм өстәмәләр кертелергә тиеш.

Дәреслекнең методик аппараты:

1. Дәреслек һәм аны төзүче авторлар турында кыскача мәгълүмат, андагы шартлы тамгалар һәм кыскартылмалар.

2. Дәреслектәге материалның программада бирелеше (туры килү-килмәү очраклары).

3. Дәреслек төзелү принциплары (фәннилек, системалылык, эзлеклелек һ.б.).

4. Дәреслекнең төзелеше:

а) дәреслек төзүнең максатлары һәм бурычлары;

ә) теоретик материалның бирелеше, бәхәсле очраклар;

б) дәреслектә тәкъдим ителгән күнегү төрләре (үткән материалны искә төшерү, кабатлау; теоретик материлны гамәли яктан ныгыту, иҗади характердагы күнегүләр, ныклы орфографик күнекмәләр булдыру күнегүләре һ.б.);

в) материалның дифферинциаль бүленеп эшләнеше;

г) предметара бәйләнеш бармы?

д) бүлекара бәйләнеш (яңа материал тел гыйлеменең кайсы бүлекләре белән бәйләнгән?);

е) тәкъдим ителгән текстлар коммуникатив һәм тәрбияви максатка ярашлымы? Эчтәлеген ачыклау;

з) дәреслектә күрсәтмәлекнең бирелеше (таблицалар, схемалар бармы, татар рәссамнарының эшләре урын алганмы? һ.б.).

21. Татар теленең белем һәм тәрбия бирүдәге әһәмияте.

Тел белән аң бер-берсенә тыгыз бәйләнештә карала, алар бергә үсә, бергә камилләшә. Тел кешенең сәләте үсүдә иң әһәмиятле чара булып тора. Бу сәләтләрне формалаштыруда һәм үстерүдә грамматиканың роле аеруча зур.

Тел – җәмгыятьнең, һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә алыштырып булмый торган рухи байлыгы. Ул халыкның акыл хәзинәсен, гореф-гадәтен, иң яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, мәдәниятен борынгы заманнардан түкми-чәчми безнең көннәргә алып килгән.

Мәктәптә өйрәнү предметы булу белән бергә, ана теле өйрәтү-үзләштерү чарасы булып та тора, ул башка фәннәрне үзләштерүгә дә хезмәт итә; укучы башка фәннәрне өйрәнгәндә дә аннан файдалана.

Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрен үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәмгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.

Ана телен укытуның төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- үз халкына, аның әдәби теленә, тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү;

- ана телен, аның грамматик төзелешен үзләштергән, грамматик, стилистик һәм орфографик яктан дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләренә ия булган, орфоэпик, орфографик һәм пунктуацион яктан тулы белемле, тел чараларыннан уңышлы файдалана белүче һәм сәнгатьле уку күнекмәләре алган кешеләр әзерләү;

- укучыларның сүзлек хәзинәсен баету;

- үз фикерен ана телендә, сөйләмә һәм язма рәвештә, эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп бирергә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү;

- укучыларның иҗади көчен, танып белү сәләтләрен һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү, аларны үзлекләреннән белем алуга әзерләү;

- белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыларда әхлак кануннары тәрбияләү;

- мәктәптә укытыла торган башка фәннәрне үз ана телендә үзләштерүгә җирлек әзерләү, башка телләрне өйрәнүне җиңеләйтү;

- җәмгыять тормышында туган телнең – татар теленең роле, башка телләр системасында тоткан урыны, икетеллелек турында тиешле мәгълүмат бирү.

Югарыда саналган бурычларны хәл итү өчен, укытучы үзе туган телне, аның грамматик төзелешен яхшы белергә һәм дөрес, анык, эмоциональ сөйләмгә ия булырга, белем һәм тәрбия бирүгә иҗади якын килеп, тел материалын урта мәктәп программасы нигезендә укучыларга аңлаешлы, кызыклы итеп бирә белергә; шул нигездә укучыларның уйлау сәләтләрен үстерергә һәм аларны хезмәтнең барлык тармакларында да актив катнашырлык итеп тәрбияли алырга ирешергә тиеш.

Билгеле, телне укытканда авыр һәм катлаулырак мәсьәләләрне хәл итүдә укытучының теоретик һәм гамәли әзерлек дәрәҗәсе, эш тәҗрибәсе җитәрлек булу да, дәрестә укытучы җитәкчелегендә яки укучыларның мөстәкыйль эшләре вакытында файдалану өчен кирәк булган әсбапларның (дәреслек, өстәмә әдәбият, күрсәтмәләлек һ.б.) булуы да, алдынгы укытучыларның тәҗрибәләрен туплаган фәнни-методик әдәбият белән таныш булу да мөһим шарт булып тора. Укытучы лингвистик һәм методик яктан үзенең белемен камилләштерергә, педагогик осталыгын даими үстереп торырга тиеш.

Мәктәпнең төп дидактик принципларыннан берсе булып, фәннәрне өйрәтү процессында укучыларга төрле яклы тәрбия бирү санала. Ана телен укыту да шул ук принципка нигезләнә. Аны өйрәнгәндә, укучыларның дөньяга карашы формалаша; логик фикер йөртүләре, акыл хезмәтекүнекмәләре арта. Туган телнең грамматикасын үзләштерү нәтиҗәсендә, укучылар үз фикерләрен сөйләмә һәм язма рәвештә эзлекле итеп бирергә өйрәнәләр.

Дәрестә укытучының сөйләве дә, укучыларның мөстәкыйль эшен оештыра һәм аларны активлаштыра белүе дә, үз-үзен тотуы да, бирелгән эшне укучыларның төгәл үтәвен таләп итә белүе дә – һәммәсе дә укучыларга тәрбия чарасы булып исәпләнә ала.

Укыту процессы – укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы укучыны фәнне үзләштерүгә актив катнаштыра алырга, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уята белергә тиеш. Ата-ана укытучыга иң кадерлесен – үз баласын тәрбияләүне, аңа белем бирүне ышанып тапшыра икән, ул бу ышанычны аклауны үзенең намус эше һәм изге бурычы итеп исәпләргә, мәктәпне һәм укучыларны чын күңелдән яратырга, эшкә иҗади якын килә белергә тиеш.

Башка фәннәрне укыткандагы кебек үк, татар теле буенча да белем һәм тәрбия бирү дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә алып барыла. Аерым темаларга бәйләп, татар теленең барлыкка килүе, байлыгы һәм матурлыгы, аның хәзерге үсеше һәм камилләшә баруы турында әңгәмәләр үткәрү; татар теле өлкәсендә эшләүче телче галимнәрнең хезмәтләре һәм аерым язучыларның әсәрләре белән таныштыру; мөмкин булганда ул галимнәр һәм язучылар белән очраштыру; тематик кичәләр һәм конференцияләр уздыру; татар теле дәресләре өчен материал туплаганда, укучыларга төрле яклы тәрбия бирерлек текстлар сайлау. Болар барысы да укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә комплекслы якын килергә мөмкинлек тудыралар.

22. Технологик картаның үзенчәлеге.

“Технологик карта” төшенчәсе педагогика фәненә төгәл, техника җитештерү өлкәләреннән килеп керә. Технологик карта – җитештерелгән эшләнмәнең эшкәртелү процессын, составын, чималын, технологик режимын, коралларын, җитештерелү вакытын, җитештерүченең квалификациясен һ.б. тасвирлаган технологик документациянең бер формасы.

Дәреснең технологик картасы – укытучы һәм укучы арасындагы үзара педагогик эшчәнлекне планлаштыра торган заманча бер форма. Шул рәвешле, дәреснең технологик картасы – дәреснең гомумиләштерелгән, график тасвирламалар ярдәмендә башкарылган сценариясе, дәресне проектлаштыруның нигезе, укытучының шәхси эш методлары белән таныштыру чарасы.

Технологик карта ярдәмендә белем бирү укыту-тәрбия процессын нәтиҗәле итеп оештырырга, ФДББС таләпләре нигезендә предмет, метапредмет һәм шәхси осталыкларының үсешен тәэмин итергә, укытучының дәрескә әзерләнү вакытын җитди дәрәҗәдә киметергә ярдәм итә.

Технологик картаны кулланып башкарылган проектлы педагогик эшчәнлекнең асылы – мәгълүмат белән эш иткәндә инновацион технологияләрне куллану, теманы үзләштерү өчен бирелгән биремнәрнең тасвирламасын бирү, көтелгән нәтиҗәләрне формалаштыру. Технологик картаның үзенчәлекләреннән интерактивлыкны, алгоритмлыкны, төзеклелекне, мәгълүматларның гомумиләшүен билгеләргә була.

Технологик картаның төзелеше:

• теманың исеме (сәгатьләр саны белән);

• уку-укыту эчтәлеген үзләштерү максаты;

• планлаштырылган нәтиҗәләр (шәхси, предмет, предметара, УУГ, мәгълүмати-интеллектуаль компетентлык);

• метапредмет бәйләнешләр һәм аларны оештыру киңлеге (эш формалары һәм ресурслар);

• теманың төп төшенчәләре;

• теманы өйрәнү технологиясе (һәр дәрес этабында максат, көтелгән нәтиҗәләр, гамәли һәм диагностик биремнәр);

• Көтелгән нәтиҗәләргә ирешү дәрәҗәсен ачыклау өчен каралган контроль биремнәр.

Технологик карта укытучыга түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:

• ФДББС нигезендәге планлаштырылган нәтиҗәләрне тормышка ашыру;

• конкрет теманы өйрәнү процессында формалашачак УУГ билгеләү;

• укучыларда эзлекле рәвештә УУГ формалаштыру;

• дәрес темасын үзләштерүне күздә тотып, максаттан алып ахыргы нәтиҗәләренә кадәр булган эшчәнлекнең эзлеклелеген проектлаштыру;

• билгеле дәрес этабында каралган төшенчәләргә төшенү дәрәҗәсен билгеләү;

• эшчәнлекне чиреккә, яртыеллыка, уку елына проектлаштыру;

• иҗади эшчәнлеккә вакыт булдыру;

• предметара белемнәрнең тормышка ашу мөмкинлекләрен билгеләү ;

• предметара бәйләнешне тудыру;

• укыту-тәрбия процессында катнашучыларның килешенгән гамәлләрен оештыру;

• планлаштырылган нәтиҗәләрнең гамәлдә ни дәрәҗәдә ирешелгәнлекләрен ачыклау һәм диагностика үткәрү;

• оештыру-методик мәсьәләләрне чишү;

• белем бирүнең сыйфатын арттыру.

Үрнәк 1.

Укытучы

Дәрес

Татар теле

Сыйныф

Дәрес төре

Дәреснең технологик төзелеше

Дәрес темасы

Максат

Төп терминнар, аңлатмалар

Ирешеләчәк нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Язу күнекмәләре:.......

Уку-язу күнекмәләре:.......

Тел күнекмәләре:........

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):

− дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;

− үз фикереңне әйтә белү;

− төркемнәрдә килешеп эшли белү;

− иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

− фикереңне дәлилли белү.

Регулятив УУГ:

− уку бурычларын кую;

− барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;

− үз фикереңне төгәл җиткерү;

− дөрестән дөрес түгелне аеру;

− таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;

− нәтиҗәләр формалаштыру.

Танып белү УУГ:

− тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

− төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

− рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү;

− укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ:

− башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

− үз фикереңә ышандыра белү;

− башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

-Фронталь эш

-Төркемнәрдә һәм парларда эш

-Индивидуаль эш

Куллану өчен дәреслек:

Эш дәфтәре

Техник чаралар: компьютер, презентация, мультимедиа

Өйрәнү технологиясе

Дәрес этаплары

Слайдлар, күрсәтмәлекләр, картина

Укытучы гамәлләре

Укучылар гамәлләре

Мисал өчен (интернеттан)

Татар теле дәресенең технологик картасы

Укытучы

Гыйльманова Гөлфия Радик кызы

Предмет

Татар теле

Сыйныф/төркем

6 нчы сыйныф/ рус төркеме

Тема

Бәйлекләр. БСҮ “Минем яраткан китабым”. Мөстәкыйль эш.

Дәрес төре

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе

Максат һәм бурычлар

Белем бирү:

Бәйлекләр турында белемнәрне ныгыту.

“Минем яраткан китабым” темасына сөйләшү аша бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту.

Фикерләү сәләтен үстерү:

Укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

Укучыларның яраттан китаплары турында сөйли белү күнекмәләрен булдыру.

Тәрбияви:

Китап укырга кызыксыну уяту, китапханәгә язылу теләкләрен булдыру.

Планлаштырыл-ган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы:

Эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгели белү.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: Аңлап уку һәм ирекле сөйләшү күнекмәсенә ия булу. Логик фикерләү күнекмәсен үстерү. Җөмләләрне, диалогик сөйләмне кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлаша белү.

Коммуникатив УУГ: Хезмәттәшлек урнаштыра алу. Укытучының сөйләмен тыңлый һәм аңлый алу. Телдән (диалогик һәм монологик) һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү. Коммуникатив максатлардан чыгып сүзләрне урынлы һәм дөрес куллана алу. Укытучы, сыйныфташлар белән хезмәттәшлекне планлаштыра алу.

Регулятив: Дәреснең темасын, максатын формалаштыру. Эчтәлеккә (үз) бәя бирү, үзләштергән һәм үзләштерергә кирәк булган материалны билгели белү.

Предмет буенча: “Минем яраткан китабым” темасы буенча бәйлекләр кулланып диалог һәм монолог төзи белү.

Эшне оештыру

Фронталь, төркемнәрдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова “Күңелле татар теле”. Татар теле , 25-26 битләр.

Җиһазлау

Таратма материал: карточкалар, китапханәдәге сыман формуляр бланкы

 

 

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
Оештыру Мотивлаштыру а) Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. б) Үткән теманы үзләштерү дәрәҗәләрен ачыклый.     Аерым битләрдә бирелгән җөмләләрдә төшеп калган сүзләрне язарга бирем бирә һәм аннары җөмләләрне бер-берсенә укыта, тәрҗемә иттерә. (Минем дустым кошлар ... китаплар укырга ярата. Бу китаплар әтием ... . Мин абыем ... китапханәгә бардым.) “Бәйлекләрнең сүзтезмәләрдә язылу урыны кайда?” дигән сорау бирү. Сыйныф эшкә әзерләнә (укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)   Җөмләләрдә төшеп калган тиешле сүзләрне бирелгән битләргә язалар, парларда башта бер-берсенә укыйлар, тәрҗемә итәләр.     Сорауга җавап бирәләр, мисаллар китерәләр. Шәхескә кагылышлы: укытучы һәм сыйныфташларыңа хөрмәт, бер-береңә ихтирамлы мөнәсәбәт тудыру; үз уңыш- уңышсызлыклары-ның сәбәпләрен ачыклау, дәрескә әзерлеккә үзбәя. Метапредмет: Коммуникатив: укытучы, сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү. Регулятив: эш урынын әзерләү, һәр укучының тәрҗемәсен тыңлау, бәя-ләү; дәреснең темасын, максатын ачыклау. Предмет буенча: бәйлекләрнең сүзтемәләрдә язылу кагыйдәсен белү һәм аңлау.
Белемнәрне б еренчел ныгыту Рәсем буенча “Бу китаплар нәрсә турында?” дигән сорауга җавап таптыра.     Сорауларга җавап бирәләр. (Рус шагыйрьләре турында, Г.Тукай турында, этләр турында, витаминнар турында)     Предмет буенча: кыска сөйләм берәмлекләре (җөмлә) төзи белү, сорауларга җавап бирә белү. Метапредмет: Коммуникатив: укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Регулятив: укытучы бир-гән сорауга дөрес җаваплар табарга ирешү.
Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү Дәреслектәге (26 бит, 2 күнегү) диалогларны башта кычкырып берәр пардан укыттыру һәм тәрҗемә иттерү., аннары парларда укыту. Үрнәк буенча диалог-лар төзетә (парларда эшлиләр).   Иҗади бирем бирү “Сез киапханәче. Китапханәгә беренче тапкыр укучы язылырга килде. Укучы формуляры тутырырга кирәк”. Ак битләрне алыгыз һәм парларда эшлибез. Башта А партнһрлары – китапханәче, ә Б – укучы, аннары алмашыныгыз. Диалогларны укыйлар, тәрҗемә итәләр, диалогларны үзгәртеп парларда укыйлар төзиләр     Парларда эшлиләр бер-берсенә сораулар биреп укучы формулярын тутыралар.   Шәхескә кагылышлы: парларда эшләүнең әһәмиятен аңлау. Метапредмет: Танып-белү: планнан чыгып диалогик сөйләм төзү. Коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Регулятив: планлаштыру, уку мәсьәләсен аңлауны бәяләү. Предмет буенча: тема буенча диалог төзи белү.  
Монологик сөйләмне камилләштерү Дәреслектәге текстны (26 биттә 5 күнегү) укыту, тәрҗемә иттерү. Төркемнәрдә “Минем яраткан китабым” темасына газета өчен кыска статья язарга бирем бирә. Текстны укыйлар, тәрҗемә итәләр.   Төркемдә (4 кеше) хикәя төзиләр, һәр төркемнән бер укучы хикәяне укып күрсәтә. Метапредмет: Танып-белү: белемнәрне структуралаштыру күнек-мәсе. Аңлап һәм ирекле сөйли белү. Коммуникатив: монологик сөйләм, хезмәттәшлек.
Рефлексия Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәти-җә ясый, укучылар-ның эшенә бәя бирә. Өй эшен аңлата. 1) 26нчы биттә 6 күнегү: а) парларда диалог төзеп чыгыш ясарга әзерләнеп килергә кирәк. б) индивидуаль дәфтәрдә язып килергә. Үз фикерләрен әйтәләр, өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр. Шәхескә кагылышлы: үзбәя, эшчәнлекнең мак-саты һәм нәтиҗәсе арасын-да бәйләнешне билгеләү, үз уңыш-уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау. Метапредмет: Танып-белү: дифференциаль бирем (өй эше). Регулятив: коллектив яки индивидуаль эшне бәяләү.

23. Татар теле программаларының тарихы. Бүгенге көн программалары, эчтәлеге, төзелеше, аларга куелган таләпләр.

Программа - грек сүзе. Про-“ алдан”, грамма-“язу”, ягъни “алдан язып кую” дигән сүз. Укучыларга татар теле буенча бирелә торган белем һәм күнекмәләрнең эчтәлеген һәм күләмен алдан билгели торган дәүләт документы булып исәпләнә.

ХIXйөздә ана телен аерым дәрес итеп укытмаганнар. ХХ йөзнең башларына кадәр татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен программалар булганлыгы турында мәгълүмат юк. ХХ йөзнең башларында исә кайбер мәктәп-мәдрәсәләрдә программалар төзелә һәм анда татар теленә бик аз күләмдә генә урын бирелә башлый.

1907 елда Ибтидаи һәм рөшди мәктәпләр өчен төзелгән программада ана теле программасы да була. Ләкин анда грамматикага атнага бары тик бер генә сәгать вакыт бирелгән.

20нче елларда хөкүмәт тарафыннан “Берләшкән хезмәт мәктәбе оештыру” турында положение игълан ителә. Яңа мәктәп өчен төрле фәннәр, шул исәптән татар теле буенча да, программалар төзелә. Бу программа нигезендә “ сөйләү һәм язу телен үстерү” максат итеп куелган: сөйләү телен үстерүгә зур урын бирелә һәм аны грамматиканы өйрәнүгә бәйләп алып барырга кирәклеге турында әйтелә.

1927 елга кадәр татар телен укыту программаларын һәр мәктәп укытучысы үзе төзеп, үзләренчә эшләп килгәннәр. Болай эшләү укытучылар өчен дә кыен һәм укучылар өчен дә зарарлы була.

1927елның 15-22 июнендә Казанда укытучыларның беренче тел-әдәбият конференциясе уза.Анда М.Фазлуллин доклад сөйли. Конференция татар телен укыту өчен ныклы һәм расланган программа һәм дәреслекләр, кулланмалар булдыру мәсьәләсен күтәрә. Шушы конфер-я карарлары нигезендә татар телен укыту программасы төзелә һәм ул беренче мәртәбә дәүләт тарафыннан расланып бастырыла, дәүләт документы итеп игълан ителә.

1996 елда басылган программа укучыларга татар теленнән тирән һәм ныклы белем бирүне күздә тотып, тагын да камилләштерелгән, анда алдагы программаларда бирелмәгән кайбер темалар өстәлгән:

-Vсыйныфта башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү, татар теленең фонетика һәм орфоэпия, графика һәм орфография бүлекләре буенча белем бирү; лексика һәм сөйләм культурасы, сүзлекләр, алардан файдалану; сүз ясалышы, сөйләм культурасы турында белем һәм күнекмәләр бирү;

-VI сыйн-та алдагы сыйн-да үткәннәрне кабатлау һәм морфология буенча белем бирү;

-VII сыйн-та съз ясалышы һәм морфология буенча үткәннәрне кабатлау, гади җ синтаксисы буенча мәгълүмат бирү;

-VIII c-та туры һәм кыек сөйләм, тезмә һәм иярченле кушма җ-р, катлаулы төзелмәләр һәм шушы төр җ-дә тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү; пунктуацияне гомумилләштереп кабатлау;

-IХс-та 5-6 классларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, стилистика һәм сөйләм культурасы , тел турында гомуми мәглүмат бирү;

-10 с-та 9 класста бирелгән тел турында гомуми мәглүматны искә төшерү;борынгы әдәби тел, иске төрки тел, иске татар әдәби теле, хәзерге татар әдәби теле; рун язуы, гарәп язуы, гарәп графикасы, латин графикасы, рус графикасы турында өйрәтү;

-11 с-та телнең иҗтимагый әһәмияте турында белемнәрне тирәнәйтү;

Әлеге программада, алда чыккан программалардан аермалы буларак, 9-10-11 сыйныф укучыларына тат теле турында күп кенә яңа мәглүмат бирелергә тиешлеге күздә тотыла.

1950 еллардан соң тат теле программалары һәм дәреслекләрне төзүдә актив катнашкан галим автор-н Ф.Ф.Фасиев, А.Х.Нуриева, Б.М. Мифтахов, М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһимов, Д.Г.Тумашева һ.б. күрсәтергә мөмкин.