Әзмәвер, Данис, Әнисә.
ӘЗМӘВЕР. Кая Зәйнияр?
ӘНИСӘ. Кызым.. Ничек ул?
ӘЗМӘВЕР. Әтисен сорый. Кая ул дуңгыз?
Лимүзә белән Зәйнияр керә.
ЗӘЙНИЯР. Нигә мине йөртәсез, бабай?
ӘЗМӘВЕР. Әйдә, тизрәк?
ЗӘЙНИЯР. Кая сөйрисең инде , бабай?
ӘЗМӘВЕР. Кая ди бит әле, уйнап чакырдык дип беләсеңме әллә? Бала хәл эченедә!
ЗӘЙНИЯР. Подумаешь. Бала авырмый тормый. Беренче генә тапкырмыни? Терелер әле. Бала белән кулымны бәйләмәкчеме?
ӘНИСӘ. Зәйнияр! Кызыбызга син кирәк! Ул сине сорый! Әйдә!
ЗӘЙНИЯР. Ярар. Миннән булсын яхшылык. (Кереп китә.)
ӘЗМӘВЕР(Лимүзәгә.) Шуннан кеше ясый алырыңа ышанасыңмы? Минем көчем юк. Кулыңнан килерме?
ЛИМҮЗӘ. Белмим...
ӘЗМӘВЕР. Үз каным бит!
Зәйнияр атылып чыга.
ЗӘЙНИЯР. Бала мине танымады! Үзе һаман әти таптыра!
ДАНИС. Миңа әти ди иде бит ул. Мине сорамый микән?
ЗӘЙНИЯР. Аны әтисе мин бит...
ӘЗМӘВЕР. Айный башладыңмы?
ӘЗМӘВЕР. Бабай, кичер мине!
ӘЗМӘВЕР. Мин нәрсә? Бозык булса да үз каным...
Әнисә күренә.
ЗӘЙНИЯР. Әнисә!
ӘНИСӘ. Данисны кочаклап алды да, “нигә шул хәтле озак вакыт килми тордың?” - дип елый башлады. Әти дип аны сораган ул.
ЗӘЙНИЯР. Нишләп мин аңа баламны бирим!
ӘЗМӘВЕР. Син аны күптән бирдең инде.
ЗӘЙНИЯР. Үзем үстерәм. Үзебез...
ЛИМҮЗӘ. Мин сезгә комачауламыйм. Гафу итегез мине... Мин ялгышканмын... Миңа кеше ире белән түгел, үз ирем белән араны җайларга кирәк. Ул синең кебек үк җүнсез түгел икән...
ЗӘЙНИЯР. Ә мин?
ӘЗМӘВЕР. Озак иркәләгәнмен. Шуңа күрә сакаллы сабый булып калгансың. Сиңа бәлигъ булырга, үз көнеңне үзең күрергә күптән вакыт. Миннән башка.
ӘНИСӘ. Бездән башка.
ЗӘЙНИЯР. Мин болай булыр дип уйламадым. Мин ялгыштым!
ӘЗМӘВЕР. Әйдә, кызым, бала янына. (Зәйнияргә.) Бүгеннән үк минем өемнән әйберләреңне алып китәсең. Элеккечә канны бозып, теләсә ничек яшәү юк инде сиңа. Әйдә, кызым, бала янына. (Китәләр.)
ЗӘЙНИЯР. Артык тырнак кебек кистеләр дә ташладылар... Шулай беркемгә дә кирәк түгелмени инде мин? Миңа куркыныч! Кызыма да кирәгем юк.
Данис керә.
ДАНИС. Әминә сине сорый.
ЗӘЙНИЯР. Әти дидемени?
ДАНИС. Зәйнияр абый да керсен, диде.
ЗӘЙНИЯР. Абый димени? Алай булгач, әти дә дияр әле.
ДАНИС. Анысы синең үзеңнән тора. Тик әти булырга соңламадың микән?
ЗӘЙНИЯР. Миң аңладым! Алардан башка яши алмасымны аңладым. Мин хатамны төзәтермен. Син генә арага кермә.
ДАНИС. Мин нәрсә? Миннән тормый шул. Мине сайласалар - аларны бәхетле итәр өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләрмен, сине сайласалар - юл бирермен. Юкка чыкмам. Акылга утырам, дисеңме? Соң түгелме инде?
Пәрдә.