Әзмәвер, Лимүзә, Зәйнияр.

Әзмәвер бәрәңге әрчи. Лимүзә өйдә хуҗабикәдәй йөри, тузаннар сөртә. Зәйнияр сызгырынып, мускулларын кабарта.

ЛИМҮЗӘ. Болай дә шәп син. Берьюлы ике фронтта йөрисең.

ӘЗМӘВЕР. Булган егет ул. Фронтлары да ике генә түгел.

ЗӘЙНИЯР. Бабай мине шулай ярата шул, мактап туймый.

ЛИМҮЗӘ. Язылышу турындагы таныклыгың кайда?

ЗӘЙНИЯР. Нигә ул сиңа?

ЛИМҮЗӘ. Аерылышырга гариза биргәндә кирәк ул.

ЗӘЙНИЯР. Дукамент мәсьәләсенә мине катыштырмагыз.

ЛИМҮЗӘ. Йә ул, йә мин. Мин сине ике урындыкта утыртмыйм.

ӘЗМӘВЕР. Өч урындыкта утыра инде ул.

ЛИМҮЗӘ. Әнисә яшереп кугандыр. Югалтасы килми үзеңне.

ЗӘЙНИЯР. Таныклык түгел, киемнәрен дә җыеп куя белми әле ул.

ЛИМҮЗӘ. Кайда соң?

ЗӘЙНИЯР. Бабай, син белмисеңме?

ӘЗМӘВЕР. Нәрсәне?

ЛИМҮЗӘ. Загста язылышкан документ.

ӘЗМӘВЕР. Әллә тагын... Карчыкның вафатына егерме ел... Бар микән соң ул?

ЛИМҮЗӘ. Зәйнияр белән Әнисәнеке.

ӘЗМӘВЕР. Әйтсәм, ни эшлисең?

ЛИМҮЗӘ. Аерылышабыз да язылышабыз.

ӘЗМӘВЕР. Кызык кына сез! Аерылышабыз, язылышабыз. Аерылышасы булгач, нигә язылышып торырга?

ЛИМҮЗӘ. Зәйнияр мине ярата.

ӘЗМӘВЕР. Шулаймыни? Дөресме, улым?

ЗӘЙНИЯР. Бәйләнмәгез әле.

ӘЗМӘВЕР. Ишеттеңме?

ЛИМҮЗӘ. Малайсытканыңны белә бит ул.

ӘЗМӘВЕР. Малайсыткан булсам, егерме яшендә өйләндермәгән булыр идем. Малайсыткан булсам, мин аның баласын уч төбендә үстермәгән булыр идем. Малайсыткан булсам...

ЛИМҮЗӘ. Ул чагында ялгыш иткәнсең, бабай. Өйләндерәсе калмаган. Ир кеше өйләнгәнче туйганчы йөреп калырга тиеш. Гарык булганчы. Аннан соң өйләнсә, бүтән себерелми инде ул. Зәйнияргә камытны иртә кигерткәнсез. Шуңа ул аны хәзер салып ташламакчы.

ӘЗМӘВЕР. Алай камыт дип уйлагач, нигә син дә бер камытны салдырып, икенчесен кидерергә чамалыйсың?

ЛИМҮЗӘ. Ат янына солы килми. Ул үзе миңа килә. Ә минем сөяркә түгел, никахлы хатын буласым килә.

ӘЗМӘВЕР. Аерылган иреңнән әйбәтрәк булыр дип беләсеңме?

ЛИМҮЗӘ. Мине иртә кияүгә бирделәр.

ӘЗМӘВЕР. Ата-анаң биргәнне көтеп тормагансыңдыр әле.

ЛИМҮЗӘ. Җүләр булгач...

ӘЗМӘВЕР. Тагын җүләрлек эшләргә җыенасың. (Зәйнияргә.) Син дә җүләрлегең белән өйләндеңме?

ЗӘЙНИЯР. Ярар инде, бабай, җүләр булганмындыр инде. (Чыгарга юнәлә.)

ЛИМҮЗӘ. Кая барасың?

ЗӘЙНИЯР. Имтихан тапшырырга.

ЛИМҮЗӘ. Миңа да алдаша башладыңмы?

ӘЗМӘВЕР. Законлы хатынын алдаганны, сине генә...

ЗӘЙНИЯР. Сүзгә дә бәйләнмә әле. Барасы җирем бар.

ЛИМҮЗӘ . Мине калдырыпмы?

ЗӘЙНИЯР. Бабайга иптәш кирәк.

ЛИМҮЗӘ. Бабай, нәрсә ди бит!

ӘЗМӘВЕР. Белмим!

ЛИМҮЗӘ. Нахал!

ЗӘЙНИЯР. Мин киттем!(Чыга.)

ЛИМҮЗӘ. Бабай, син мине ярата идең бит. Мин шундый сөйкемсез сөякмени инде хәзер? Әнисәне син дә яратмыйсың бит!

ӘЗМӘВЕР. Үз сөягем. Сөйгән дә, сөймәгән чагым да булыр.

ЛИМҮЗӘ. Мин кем соң алайса?

ӘЗМӘВЕР. Син ашка төшкән тараканга әйләндең, кызым.

ЛИМҮЗӘ. Нигә миңа карата шундый шәфкатьсез соң син? Элек ярата идең бит.

ӘЗМӘВЕР. Мин сиңа түремдә урын бирдем. Алдыңа ризык куйдым. Якты чыраемны кызганмадым. Безнең заманда ташка да аш белән аталар иде. Ә син ашка каршы таш белән кайтармакчы.

ЛИМҮЗӘ. Минем дә йөрәгем бар!

ӘЗМӘВЕР. Йөрәгеңдә таш йөртәсең син кызым!

ЛИМҮЗӘ. Минем гөнаһсыз чакларым бар иде... Ул ташны минем йөрәгемә аттылар...

ӘЗМӘВЕР. Берәү дә таш йөрәкле булып тумый. Син үзеңә кем тарафыннандыр атылган ташны чүпкә ыргытасы урында, безгә кизәнәсең. Алай итеп, аңардан котылырмын дисең инде. Тагын да зураячак ул!

ЛИМҮЗӘ. Зәйнияр үзе йөрде артымнан... Тезләнеп, ялынып...

ӘЗМӘВЕР. Еш тезләнә башлаган адәмнән өмет өз, кызым. Кайчан күздән ычкындырдым соң үзен? Кайчан?.. Горур итеп үстерергә тырышкан идем югыйсә.

ЛИМҮЗӘ. Баламны яллгыз үстерәм. Нишләп соң ир-ат шундый җавапсыз? Баланың ни гаебе бар?

ӘЗМӘВЕР. Бүтән баланың рәнҗешеннән курыкмыйсыңмы?

ЛИМҮЗӘ. Минем баламның рәнҗешеннән курыкмадылар...

ӘЗМӘВЕР. Өйләнми ул сиңа. Аерылырга да җыенмый.

ЛИМҮЗӘ. Дөрес түгел!

ӘЗМӘВЕР. Син аны кая китте дип беләсең? Бүтән кызлар янында себерелә ул!

ЛИМҮЗӘ. Яратам ди иде бит ул мине !

ӘЗМӘВЕР. Яшьләргә сүз табып бетереп булмый. Өйләнә башласалар да яратам, аерыла башласалар да- яратам...Кайсы чын, кайсы ялган икәнен дә аңлап булмый.

Данис капчык күтәреп керә.

Ни бу?

ДАНИС. Бәрәңге.

ЛИМҮЗӘ. Нишләп монда бәрәңге ташыйсың?

ДАНИС. Авылга кайткан идем. Бер уңайдан сезгә дә бәрәңге алып килдем.

ЛИМҮЗӘ. Моның берәр сере бар.

ДАНИС. Сер ул сездә инде. Безнең яшерер серебез юк.

ЛИМҮЗӘ. Козгыннар үләкәсәгә җыела.

ДАНИС. Сиңа гына юл ачам бит. Сөенергә кирәк. Ә кемнең козгын, кемнең үләксә икәнен ачыклыйсы бар әле.

ЛИМҮЗӘ. Ярар, сүзгә бәйләнмә.

ДАНИС . Авызың ни әйтсә, колагың шуны ишетер. Кая куйыйм?

ӘЗМӘВЕР. Ишек төбендәге почмакка куеп тор. Аннан үзем урнаштырырмын.

ДАНИС. Әйдә, кухняга ук кертәм.

ӘЗМӘВЕР. Анда урын тараеп китүе бар.

ДАНИС. Нишләп?

ӘЗМӘВЕР. Гаилә ишәергә тора бит. Бер бүлмәдә оныкчам белән киленем, ә берсендә - менә бу саескан белән оныгым... Миңа кухня кала. Ахырдан килгән кешегә урынның яхшысы калмый. Балкон булыр инде үзеңә.

ДАНИС. Ник әз генә яхшылык итсәң дә, файда эзләп йөри дип уйлыйлар икән?

ӘЗМӘВЕР. Тәҗрибәм бар. Әнә, бу саескан да яхшылык итеп кенә йөрде.

ДАНИС. Мин андый түгел.

ӘЗМӘВЕР. Ни кирәк сиңа? Бу саескан хәзер ни кирәген яшереп тормый инде .Ә сиңа? Нинди козгын син?

ДАНИС. Мин козгын түгел.

ӘЗМӘВЕР. Алайса – бу саесканмы?

ДАНИС. Ул да түгел.

ӘЗМӘВЕР. Зәйниярме?

ДАНИС. Түгел!

ӘЗМӘВЕР. Син аның дусты идең бит.

ДАНИС. Дусты шул мин! Шуңа йөрим дә.

ӘЗМӘВЕР. Дусты булганга килен янына киләсеңме?

ДАНИС. Дусты булганга.

ӘЗМӘВЕР. Дусты булганга гына Әминә әти ди башладымы?

ДАНИС. Мин өйрәтмәдем. Тик моңа мин бик шат кына.

ӘЗМӘВЕР. Мужыт син аңа чынлап та әти булырга йөрисеңдер.

ДАНИС. Бусы да дөрес.

ӘЗМӘВЕР. Син дә бездән көләсеңме?

ДАНИС. Мин аңардан сөяркә ясарга җыенмыйм. Законлы хатыным бул дию начармыни? Зәйнияр кемне югалтканын белми әле. Кызына да абый дип әйттерә бит!

ӘЗМӘВЕР. Алар аерылышмаячак.

ЛИМҮЗӘ. Бабай!

ӘЗМӘВЕР. Мин карт инде. Акны кара дип күрә башлавым да гаеп түгел. Сез яшьләр нигә болай соң, ә? Оныгымны үстердем, үз янымда калдырдым, өйләндердем, баласын бактым, икесен дә укытырга тырыштым. Ә аларның моңа исләре дә китми икән. Әнә икенче хатын да түрендә утыра, Зәйнияр генә качкан.

ЛИМҮЗӘ. Бабай!

ӘЗМӘВЕР. Сиңа нәмәрсә кирәк? Бер авызың пешкән бит инде. Шул сөрхәнтәйләргә ышанып, күпме вакытыңны үткәрдең. Үз иреңнән әйбәтрәк булыр дип уйлыйсыңмы? Ул синнән кечерәк тә бит әле. Шул хәтле җүләр булырга димәгән бит.

ЛИМҮЗӘ. Нигә миңа бәйләнәсез? Мин түгел, артымнан Зәйнияр үзе йөрде. Аны тыегыз!

ӘЗМӘВЕР. Ничек итеп?

ЛИМҮЗӘ. Кызымның әти диясе килә.

ӘЗМӘВЕР. Үз әтисеннән әйттер.

ЛИМҮЗӘ. Күңелемне нык кайтарды шул.

ӘЗМӘВЕР. Чит ир ничек кенә яхшы булса да, үз әтисе булмый. Зәйнияр күңелеңне әле үз ирең кебек кенә кайтармас.

ЛИМҮЗӘ. Зәйнияр кызымны бик ярата.

ӘЗМӘВЕР. Әти дип тә әйттерәме?

ЛИМҮЗӘ. Әйттерсә ни?

ӘЗМӘВЕР. Башта үз баласына әйттерсен.

ЛИМҮЗӘ. Әнисенә дә әни дими әле ул. Күрегез дә торыгыз, ул миңа әни дия башлаячак.

ӘЗМӘВЕР. Менә анысы булмас. (Даниска.) Ә синең күңелеңдә ни бар? Син дә әйт инде.

ДАНИС. Яхшылык. Әйе, Зәйнияр – подлец! Тик ул минем дустым! Элек ул алай түгел иде. Әнисәнең авыр чагы. Мин аңа таяныч булырга телим. Кемдер янда булырга тиеш бит. Әйе, әйе, мин аны... элек тә ярата идем. Мин аның ялгыз түгеллеген аңлатырга телим. Аңлаттым... Җавап итеп яңагыма чапты һәм алга таба атлады. Зәйнияр аны барыбер югалтты инде. Мин күпне өмет итмим. Бары тик ул гына бәхетле булсын. Миннән башка булса да...Зәйнияр аны барыбер югалтты инде.

ӘЗМӘВЕР. Җитмеш яшькә хәтле яшәдем. Ачысын да, төчесен дә күрдем. Күпме якын кешемне югалттым. Хатынымны җирләдем. Тик бүгенге кебек четерекле хәлгә калганым юк иде. Бу җүләр башка киңәш бирегез - нишләргә? Бердәнбер оныгымны ничек итеп ятимлектән коткарырга?(Телефон чылтырый.)

Әзмәвер телефонны ала. Әнисә күренә.

ӘНИСӘ. Бабай! Әминә авырый! Үзем дә белмим ни икәнен! Нинди табиб ди мин! Башы ут кебек кайнар. Беркемне танымый. Менингинт түгел микән? Әти дип саташа. Ни эшләргә дә белмим.

ӘЗМӘВЕР. Кызым! (Йөрәген тота.)

Сәхнә караңгылана. Лимүзә, Әзмәвер, Данис.

ӘЗМӘВЕР. Зәйнияр кайда булырга мөмкин? Кайтырга кирәк.

Каян булса да тап , бала сорый үзен.

ДАНИС. Төнге клубта кызлар янында ул.

ӘЗМӘВЕР. Колагыннан тартып алып кайт шул җүнсезне!

Ут сүнеп караңгылана.

Данис, Әзмәвер. Әзмәвер намазлык өстенә утырып оеган.

ДАНИС. Беркайдан да тапмадым мин аны. Әзмәвер бабай! (Аны селкетә.) Бабай!

ӘЗМӘВЕР. Әкрен.

ДАНИС. Үлеп киттеңме дип курыктым.

ӘЗМӘВЕР. Мондый чакта үләләр димени? Алладан сорадым.

Кайда йөри соң ул тәмугъ кисәве булырдай бала?

ДАНИС. Бер дә белмим шул.

ӘЗМӘВЕР. Телефоннан хәбәр җибәр. Кайту белән юлга чыксын. Мин киттем. Мине кайтарып куясыңмы?

ДАНИС. Сорамасаң да билгеле бит.

ӘЗМӘВЕР. Киттек!

 

6 күренеш.

Хастаханә коридоры.

Данис.

. Әзмәвер каршы палатадан чыга.

ДАНИС.Хәле ничек?

ӘЗМӘВЕР. Мине кочаклап алды. Сагындым, бабай, шул хәтле сагындым, ди. Әтисен таптыра. Ни булган бу балага? Әтисенә исе дә китми иде бит.

ДАНИС. Чире нинди? Нинди диагноз куйганнар?

ӘЗМӘВЕР. Нервы... Нервысы таушалган...

ДАНИС. Бу яшьтә нервы була димени?

ӘЗМӘВЕР. Бала бит, күңелендә ни булмас? Әтисен сорый бит, әти ди...

Палатадан Әнисә чыга.

ӘНИСӘ. Йоклап китте.

ДАНИС. Иртәгә соңгы имтиханың... Зәйниярне дә табарбыз.

ӘНИСӘ. Юк, баламны имтиханга алыштыраммы соң?

ӘЗМӘВЕР. Бар, бар! Үзем карармын. Барыбер сиңа исе китми аның. Алып килегез шул җүнсезне.

ӘНИСӘ. Барыбер китмим.

ӘЗМӘВЕР. Үзең турында сүз бармый. Бала турында. Аны уйла, аңладыңмы?

ӘНИСӘ. Аңладым. Аңладым...

 

7 күренеш.

Әзмәвер карт фатиры.

Данис, Әнисә керәләр.

ДАНИС. Тәки ерып чыктык. Котылдык бу имтиханнардан.

ӘНИСӘ. Котылдык.

ДАНИС. Нинди билге алдың?

ӘНИСӘ. Әллә тагын. Нинди сорау эләккәнен дә хәтерләмим. Күземә кызымнан башка берни күренмәде. Профессор кулыма зачетканы тоттыргач кына аңыма килдем.

ДАНИС. Кая, күрсәт әле. Бишле бит.

ӘНИСӘ. Бер куанычы да юк.

ДАНИС(күңелсезләнеп). Хәзер сине монда калдыралар инде.

ӘНИСӘ. Мин монда калмыйм. Зәйниярне тапмадыңмы?

ДАНИС. Беркайда да юк.

ӘНИСӘ. Лимүзәдә дәме?

ДАНИС. Ул да өендә юк.

ӘНИСӘ. Нишләп телефонын алмый микән?

ДАНИС. Хәбәр дә җибәрдем. Шылтыратырга да куштым.

ӘНИСӘ. Әллә башына бәла эзләп йөрүеме? Ярар, бала янына үзебез кайтыйк. Илтәсеңме мине?

ДАНИС. Ул нинди сүз тагын?

 

8 күренеш.

Бер яктан Зәйнияр белән Лимүзә, икенче яктан Әнисә белән Данис керәләр.

ЗӘЙНИЯР. Яңа кияүне күрсәтергә кайтуыңмы?

ӘНИСӘ. Мин син түгел.

ЛИМҮЗӘ. Киттек, Зәйнияр. Бәйләнмә.

ЗӘЙНИЯР(Әнисәгә). Дипломлы булдым дигәч тә, бик борын чөймә. Бала чирләгән сәбәп белән кайтармасаң булмый идемени? Кайттык, менә күңелең булдымы? Бүтән әни белән кайттык!

ӘНИСӘ. Әйбәт булган.

ЗӘЙНИЯР. Бер башлагач, әйтеп бетерим инде. Дуслар шулай башны ашый инде. Бүтән хатын тапмадыңмыни?

ӘНИСӘ. Бәйләнер чак түгел, Зәйнияр. Бала көтә бит!

ЗӘЙНИЯР. Ичмасам, бала димәсәң иде!

ДАНИС. Мин Әнисәне алып кына кайттым. Хәзер китәм.

ЗӘЙНИЯР. Качасыңмы?

ДАНИС. Синең белән бәйләнәсем килми.

ЗӘЙНИЯР. Син дус шул. Лимүзә белән таныштырган өчен рәхмәт. Инглиз телен өйрәтсен, дидең.

ДАНИС. Сиңа тел өйрәтерлек башы бар дип уйлаган идем дә, ялгышканмын. Башында тавык мие генә булган.

ЛИМҮЗӘ. Киттек, Зәйнияр.

ЗӘЙНИЯР. Сиңа сәбәп кирәк булган. Безнең гаиләне таркатыр өчен.

ӘНИСӘ. Мин синнән көнләшмим, Лимүзә. Мин сине кызганам. Ул да сине иң авыр чагында ялгыз калдырачак. Бала янына киттек, Зәйнияр!

ЛИМҮЗӘ. Яныңда синең өчен үлеп торган ир-ат, ни кирәк сиңа тагын? Берүзеңә сөлек кебек ике ир, ә мин... Калдыр Зәйниярне! Кая сиңа мине аңларга?

ДАНИС. Уйлап карасаң, синең дә ирләрең ике бит...

ӘНИСӘ. Зәйнияр, тирәк, бала янына... Китмә, Данис... Безнең гонаһыбыз юк, качма. Кызым... Мине ирләрне перчатка кебек алыштырырга, кем дип белдең?

 

9 күренеш.