Әнисә телефоннан сөйләшә.

ӘНИСӘ. Ало ! Мин бу! Әни, хәлләрегез ничек? Әнисә мине сагынамы? Кызым! Әминәм! Әни дими бит, һаман әти, ди. Әтиең эштә шул кызым. Сиңа тәти күлмәк алыр. Бабаң матур курчак... Бәрәңге җибәрәбез, дисезме? Рәхмәт, әни! Кызым! Әни диген әле. Алам! Куян да алам, песи дә алам!

Ут сүнеп яңадан яктыра. Әнисә тагын телефоннан сөйләшә.

ӘНИСӘ. Әни! Бүген дә имтиханымны бишкә бирдем. Бишлегә! Бишле, әни, бишле! Күчтәнәчләрегез килеп җитте. Барысы да әйбәт, йомыркалар да ватылмаган. Әминә, кызым! Әбиеңне бик арытмыйсыңмы? Әни диген инде, гел әтине генә сорама. Шылтыратыр. Кызым, шылтыратыр! Ала, ала, тәти уенчыклар да ала. Тәти уенчыклар түгел, әти кирәкме? Булыр, булыр, әтиең дә, уенчыкларың да булыр.

ӘЗМӘВЕР. Кызым! Үсәсеңме? Тешең төштемени? Менә әйбәт булган! Тагын да матуррагы чыгар. Минекеләр күптән искереп, селкенә шул. Бабайларга яңа теш чыкмый. Синең кебек кызларныкы гына чыга. Авыл сөте килешкәндер. Шуңа искергән тешең төшкән. Астан яңа чыга торган матур тешең искергән тешне яратмый. Ә тегесенең синең матур авызыңнан китәсе килми, тарткалаша. Ничек инде килсен? Тәмле сөтләр эчеп, тәмле ризыклар ашаган авыздан китәсе килмәс шул. Син аларны кызым җыеп бар, кайткач миңа да күрсәтерсең. Җыеп барырбыз да, куян кишер кимереп тешен сындырып куйса, аңа бирербез. Әти? Әтиең дә үсә. Һаман үсә. Бәләкәй чагында иске теше төшмичә авызыңда калган шул. Шуңа теше дә, акылы да селкен-селкен килә.

Караңгылана.

ӘНИСӘ тавышы. Кызым! Әтиең... Әтиең... Әтиең кайтыр, кызым!

 

4 күренеш.

Имтиханнар бара. Данис Әнисәнең чыкканын көтә. Әнисә чыга. Бармакларын җәеп, бишле билгесе алганлыгын күрсәтә.

ДАНИС. Молодец!

ӘНИСӘ. Соңгы имтихан. Аллага шөкер! Өстемнән тау төшкәндәй булды.

ДАНИС. Хәзер нишлисең? Ординатурада каласыңмы?

ӘНИСӘ. Калсам, начармыни? Республика клиник хастаханәсендә ординатура үтүне теләсә кемгә тәкъдим итмиләр.

ДАНИС. Авыл кызы бит үзең. Анда да хастаханә бар. Табиблар җитми. Әйдә, икәү кайтыйк.

ӘНИСӘ. Авылдашларыма мин монда ныграк ярдәм итә алам. Анда дәвалап булмаганнарын барыбер монда китерәләр.

ДАНИС. Зәйниярне ташлап китәсең килми инде.

ӘНИСӘ. Ул элек андый түгел иде.

ДАНИС. Нишләп син аңа түзеп торасыңдыр, шуңа аптырыйм.

ӘНИСӘ. Нишләп әле мин качарга тиеш?

ДАНИС. Бергә китик дим бит! Ул сиңа бөтенләй дә тиң түгел!

ӘНИСӘ. Тиңме, түгелме, анысы нәрсәдер. Йөрәк бит ул аны-моны аерып тормый. Барыбер якын миңа, бик якын!

ДАНИС. Мин дә шулай шул. Акыл әйтә, аның ире, баласы бар ди, ә йөрәк...

ӘНИСӘ. Сиңа бер дигән кызлар бар.

ДАНИС. Йөрәк аңа карамый шул. Эх!

ӘНИСӘ. Син Зәйниярнең якын дусты. Аңа акыл бирәсе урында...

ДАНИС. Бирмәгән кая...

ӘНИСӘ. Юньле хатын идемме әллә? Өйләнеп, дүрт айдан ук Әминә туды. Укыдым. Бала карадыммы? Бабай карады. Алдан сынаткач, дәрәҗәм төшкәндер шул инде. Әнә бит, бала да мине түгел, әтисен сорый. Кайтып әзерне ашадым... Үземдә дә гаеп җитәрлек...

ДАНИС. Сине санлап яшәгән булса, болай дияр идеммени? Яраткан кеше белән шулай яшиләрмени?

ӘНИСӘ. Яратырлыкмыни мин!

ДАНИС. Синең бәхетсезлегезне күрә торып йөрәгем әрни минем. Үзем түзәрмен. Тик син генә бәхетле бул! Син бәхетле булсаң, башыма андый ук кереп тә карамас иде. Минем сине яклыйсым, таянычың буласым килә.

ӘНИСӘ. Зәйнияр турында бүтән бер генә начар сүз дә әйтәсе булма. Шул чагында гына мин сиңа таянырмын. Һәр гаиләнең дә кризис чоры була. Чират безгә җиткәндер.

 

Тынлык. Пәрдә караңгылана. Әнисә үзе генә кала. Телефоннан сөйләшә.

ӘНИСӘ. Кызым! Мин бүген кайтам! Бик сагындым! Кайтам!

 

5 - күренеш.

Әзмәвер карт фатиры.